Олуг шәехне яд итү

26 август 2013 ел 10:51

Мөхәммәтзакир Камалов (Габделваһапов) әл-Чистави (1804-1893) – Идел-Урал төбәгендәге нәкышбәндийә тарикатенең (юлының) олуг шәехе, XIX гасыр татар һәм мөселман дөньясының руханый тормышында мөһим роль уйнаган могтәбәр затларның берсе. Россия империясенең төрле тарафларында меңләгән мөридләрен (шәкертләрен) булдырган, үз хисабына мәчетләр, мәдрәсәләр төзеттереп бихисап шәкертләргә тәгълим-белем биргән бу күренекле шәхеснең тормыш юлы һәм эшчәнлеген өйрәнүгә соңгы елларда игътибар аеруча артты.

       17 нче август көнне Шиһабетдин Мәрҗани елы кысаларында Чистай шәһәрендә “Мөхәммәтзакир Камалов – XIX гасырныӊ рухый остазы” дип исемләнгән II Чистави укулары уздырылды. Ул шәһәрнеӊ Әнәс мәчетендә булды. Анда хакимият җитәкчеләре, дин эшлеклеләре, галимнәр катнашты.

       Әлеге чараны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (Казан шәһәре) директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин ачты һәм алып барды. Ул олуг шәех Мөхәммәтзакир Камалов өйрәтмәләренең актуальлеген һәм аларныӊ бүгенге көн белән тирән бәйләнешләрен билгеләде. Аннан соӊ Пәйгамбәребез (с. г. в.) хәдисләренеӊ берсеннән “Әгәр бер урынга кешеләр җыелып аять укылмаса, ул җыелу хәерле булмас” дигән өземтә китереп, эшне Коръәни-Кәрим укудан башларга тәкъдим итте. Шуннан соң Әнәс мәчетенеӊ имам-хатыйбы Әбубәкер хәзрәт Коръәннән аятьләр укыды, ә район мөхтәсибе, төбәк казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин дога кылды.

       Башлап сүз Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенеӊ, ягъни мөфтинеӊ беренче урынбасары Нияз хәзрәт Сабировка бирелде. Ул бу чараныӊ әһәмиятен Мөхәммәтзакир Камалов һәм Зәйнулла Рәсүли (1833–1917) исемнәре белән бәйләнештә билгеләп, нәкышбәндийә тарикатенеӊ үзенчәлекләре турында сөйләде.

       Аннан соӊ бу чараны оештыручы, аныӊ иганәчесе, Казандагы Чистай якташлар берлеге рәисе, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Тикшерү департаменты ветераннары советы рәисе урынбасары, Красногорск шәһәре мэрыныӊ консультант-киӊәшчесе Тәлгать Әхмәтҗановка мөфти хәзрәтләренеӊ “Рәхмәт хаты”н һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

       Хант-Манси – Югра автономияле округы мөселманнарыныӊ төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов бу чарага Сургут шәһәреннән кайткан. Билгеле булганча, ул совет хакимияте чорында ук дин эшлеклесе булып танылган, Чистайда Мөхәммәтзакир Камалов төзеттергән агач мәчеттә имам-хатыйб, соӊрак Татарстанның баш казые булып, тәгълим-дин юлында бибәһа (бәя биреп бетергесез) хезмәт куйган Габделхак хәзрәт Саматовныӊ (1930-2009) улы.

       Ерактан кайткан якын кунак чарада катнашучыларны Себер мөселманнары исеменнән ихлас тәбрикләде. Элекке заманнарда татарлар арасында булган ишаннар системасыныӊ җәмгыятьтәге роле турында аӊлатты һәм хәзерге вакытта бу мәсьәләнеӊ төрле социаль катлаулар тарафыннан өйрәнелә башлавын ассызыклады.

       Чистай районы хакимияте башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Хамматов шәһәрдәге һәм район күләмендәге дини тормышныӊ торышы белән таныштырды. Аның мәгълүматыннан аӊлашылганча, райондагы барлык татар авылларында да мәчетләр эшли икән. Шәһәрдә алты мәчет гамәлдә булып, инде җиденчесе дә төзелә. Ул Аллаһ йортына өйрүчеләр арасында яшь буын вәкилләренеӊ артуы күзәтелүен әйтте. Бу юнәлештәге уӊышлар белән бергә, дини белем бирүне тагын да камилләштерү кирәклеген дә билгеләде. Хакимият вәкиле шәһәр һәм районда христиан дине өлкәсендә алып барылган эшләрне дә конкрет мисаллар белән дәлилләп күрсәтте.

       Гомумән, хакимият җитәкчелеге дин-мәдәният өлкәсендә Татарстан Республикасы Рус география җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә торып эшли.

       Профессор Иван Клюшкин үзенеӊ чыгышында Чистай шәһәрендә һәм район күләмендә алып барылган күркәм эшләрнеӊ бәрәкәтле нәтиҗәләре булуын әйтте һәм киләчәктә башкарыласы изге гамәлләр турында сөйләде.

       Тәлгать Әхмәтҗанов танылган шәхесләрнеӊ исемнәрен кайтару юнәлешендә эшнеӊ, ниһаять, башланганлыгын сөйләде. Аерым алганда, Мөхәммәтзакир Камаловныӊ тормыш юлы һәм эшчәнлеген барлау-өйрәнү юнәлешендә башкарылган эшләр турында бәян итте һәм киләчәккә перспектив планнар белән таныштырды.

       Ульяновск өлкәсеннән Кулаткы районы хакимияте җитәкчесе Сәерхан Әхмәрев һәм өлкә мөфтие урынбасары Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов килгәннәр иде. Җитәкче сүзләренә күрә, районда хәзерге вакытта егерме алты, ә Кулаткыда биш мәчет эшли. Алар төбәктән чыккан могтәбәр затларга багышлап елына дүрт уку оештыра икән. Кыскасы, кулаткылыларныӊ тәҗрибәсе игътибарга һәм ихтирамга лаеклы.

       Дәүләт хезмәтендәге вазыйфасына бәйле рәвештә эшләренеӊ тыгыз булуына карамастан, Чистай районы хакимияте башлыгы Илдус Әхмәтҗанов вакыт табып, бу чарада катнашты. Үзенеӊ чыгышында ул үткәндәге мирасыбызны барлау-өйрәнүнеӊ мөһимлеген билгеләде.

       Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин мирасыбызныӊ сыйфат ягына игътибарны арттыру кирәклеген ассызыклады. Ислам интеллигенциясе катлавыныӊ әлегә формалаша алмавына борчылуын белдерде. Рәсми оешмалардан саналган Диния нәзарәтенә карата булган төрле карашларныӊ үзенчәлекләрен аӊлатты. Кадимчелек-җәдитчелек, суфыйчылык мәсьәләләренә тукталып, галимнәргә объектив карарга, соӊгысыныӊ татарлар арасында башка төбәкләрдән ни өчен аермалы булуын аӊлатты.

       Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенеӊ әйдәүче гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановныӊ чыгышы Колшәриф (?-1552) шәҗәрәсенә бәйле яӊа мәгълүмат турында булды.

       Татарстан Республикасы Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер мәдәниятне өйрәнү юнәлешендә аеруча яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен сөйләде.

       Тарих фәннәре докторы Наил Таиров ишан хәзрәт һәм аныӊ гаиләсенә бәйле кызыклы мәгълүмат белән таныштырды.

       Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов исламның җиде дәвере булганлыгын һәм Мөхәммәтзакир Камалов яшәгән чорның аеруча катлаулы икәнлеген әйтте. Шуңа күрә, ишан эшчәнлегенең төп максатын иманны саклау белән бәйле рәвештә аңлатты.

         Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма  һәм музыкаль мирас үзәгенеӊ өлкән гыйльми хезмәткәре Алсу Хәсәвнехныӊ чыгышы ишан Мөхәммәтзакир Камаловныӊ вафаты уӊае белән иҗат ителгән мәрсияләргә багышланды. Аерым алганда, аларныӊ берсе 1895 нче елда типография ысулы белән басылган икән. Ә икенчесе кулъязма рәвешендә саклана. Ул шулай ук ишанныӊ гарәп телендәге “Табсирател мөршидин мин әл-мәшәих әл-халидийин” (“Нәкышбәндийә-халидия тарикатенең шәехләренә кулланма”) дип аталган хезмәтенеӊ Димәшкъ шәһәрендә дөнья күргән басмасы белән дә таныштырды. Ул ишан хәзрәтнең тормыш юлын һәм иҗат мирасын өйрәнү хәзерге катлаулы вакытта аеруча мөһимлегенә игътибарны юнәлтте һәм гомумән элеккеге дин эшлеклеләренең мирасын өйрәнү үзебезнең асылыбызны, гореф-гадәтләребезне ныклап аңларга, аларга кире кайтырга, җәмгыятебезгә чит илләрдән кайбер бидгать күренешләрнеӊ керә башлаганына чик куяр дип өмет белдерде.

Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты, имам-хатыйб Рафикъ Насыйров төбәкнеӊ икенче тарихый шәхесе Морат мулланыӊ нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды һәм бу юнәлештә үзенеӊ табыш-ачышлары белән уртаклашты.

       Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты Тарих институтының татар халкы тарихы кафедрасы доценты Әскәр Гатин үзенеӊ чыгышында Мөхәммәтзакир Камалов, Зәйнулла Рәсүлев, Гыйльман ахун Кәримевлар (1841-1902) мисалында Идел-Урал төбәгендәге суфыйчылык эволюциясе мәсьәләләре турында сөйләде.

       Күптән түгел генә Амстердам университетында диссертация яклап кайткан яшь галим Альфрид Бостанов Дагстанда үткәргән археография экспедициясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Табылган кулъязмалар арасында күренекле татар дин эшлеклеләре, реформаторлар Габденнасыйр Курсави (1776-1812), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) хезмәтләренеӊ күчермәләре бар икән. Ул шулай ук Себер төбәгендәге эзләнүләре турында да бәян итте.

       Казан (Идел буе) федераль университеты Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов татар теле, милләттәшләребез арасындагы демография мәсьәләләре турында сөйләде һәм соӊгысын Мөхәммәтзакир Камалов гаиләсе үрнәгендә аӊлатты.

       Мәдәни чараның беренче өлеше Казан шәһәре Борисоглебск посёлогы Өмет мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев тарафыннан Коръән уку белән тәмамланды.

       Программада билгеләнгәнчә, өйлә намазы укылып, төшке аштан соӊ Мөхәммәтзакир Камаловныӊ каберенә зыярәт кылу мәрасиме булды. Анда Чистай татар-мөселман зиратын төзекләндерү буенча комиссия рәисе Әнвәр хәзрәт Сөнгатуллин мәӊгелек йортта башкарылган эшләр белән таныштырды: кирпечтән капка төзеттерелгән, олуг ишанныӊ каберендә кирпеч чардуган яӊартылган, мәрмәрдән язулы таш куелган; керамик борыстан сукмак эшләнгән. Меӊ ярым агач киселеп чыгартылган. Бер мосафирныӊ гозере тәэсирендә таһарәтханә корып куйганнар.

       Район хакимияте башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Тәлгать Әхмәтҗанов, Таһир Саматов, Марсель Әхмәтҗанов чыгышларыннан соӊ Мөхәммәтзакир Камаловка куелган мемориаль такта ачылды, Әбубәкер хәзрәт тарафыннан Коръән укылды.

       Аннан соӊ кунаклар Мөхәммәтзакир Камалов төзеттергән беренче таш мәчет, “Камалия” мәдрәсәсе биналарын карады. Бу корылмаларныӊ беренчесе хәзерге Нариман урамында 85 нче йорт булып, анда тегү фабрикасыныӊ буяу цехы урнашкан икәнлеге ачыкланды. Ихатаныӊ челтәрле тимер коймалары да ишан хәзрәтләре куйдырган оригинал сәнгать үрнәкләре. Ә бик күп күренекле шәхесләр, җөмләдән татар әдәбияты классигы, танылган сәясәтче Гаяз Исхакый 1890-1893 нче елларда белем алган мәдрәсә (Нариман урамы, 89 нчы йорт) ун ел элек мөселманнарга кайтарып бирелгән. Әмма аны төзекләндерү өчен шактый зур чыгымнар таләп ителә.

       Шулай ук Мөхәммәтзакир Камалов агачтан төзеттергән Нур мәчетендә узган “түгәрәк өстәл”дә бу чара турында фикер алышулар булды. Анда чыгыш ясаган Тәлгать Әхмәтҗанов, Марсель Әхмәтҗанов, Илдус Әмирханов, Рафикъ Насыйров, Илһам Фәттахов, Наил Таиров, Фатыйх хәзрәт Хуҗин (Мәскәү), “Мөслимә” газетыныӊ нашире-мөхәррире Әлмира Әдиятуллина, ihsan.tv вәкиле Айназ Мөхәммәтҗанов Чистави укуларының алдагысына кадәр башкарыласы эшләр турында әһәмиятле тәкъдимнәрен кертте. Шул нигездә II Чистави укуларыныӊ резолюциясе кабул ителде. Бу документта Чистави укуларын ел саен үткәрергә, олуг шәех исемендәге махсус фонд булдырырга, Чистай шәһәренең бер урамына Мөхәммәтзакир Камалов исемен бирергә, аның хезмәтләрен һәм аның турындагы әдәби әсәрләрне гамәлдәге татар графикасында аерым китаплар итеп нәшер итәргә дигән һәм башка маддәләр бар.

Рәмил ИСЛАМОВ,

филология фәннәре докторы

Башка журналлар

Изге гамәлләрнең файдасы

Кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен яки бу дөньяда яки ахирәттә күрәчәк. Шуңа...

19 февраль 2016 ел 09:59
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы