Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйтеп калдырганча, шәгъбан аеның исеме “тәшәгабә” дигән сүздән килеп чыккан, ул тарала дигән мәгънәне белдерә, ягъни бу айда изгелек тарала дигән сүз. Шәгъбан аен хөрмәтләп изгелекләрен арттырган бәндәләрнең (кешеләрнең) барча гөнаһларын ярлыкап, Аллаһы Тәгалә киләсе елларда бәла-казалардан саклаячак, иншәАллаһ. Чөнки бу айны Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез (г-м) ае дип махсус билгеләгән. Пәйгамбәребез (с. г. в.) болай дигән: “Шәгъбан ае минем өчен. Аллаһы Тәгалә бу айда фәрештәләренә әйтә: “Йә фәрештәләрем, күрдегезме? Минем колларым ничек итеп минем хәбибемнең (сөеклемнең. – Ред.) аен хөрмәтлиләр. Үземнең кодрәтем белән Мин аларга мәгъфирәтемне (ярлыкавымны. – Ред.) иңдерәм һәм аларның гөнаһларын ярлыкыйм”.
Шулай ук Пәйгамбәребез (с. г. в.): “Шәгъбан аеның башка айлардан өстенлеге – башка пәйгамбәрләрдән минем өстенлегем кебек үк”, – дип әйткән. Шуңа күрә мөселманнар бу айны аеруча хөрмәтләргә һәм күбрәк изгелекләр кылырга тиешләр. Бу айда кылынган изге гамәлләрнең савабы җитмеш тапкыр арттырылачак һәм алар күкләргә күтәрелгәндә бернинди дә каршылыкка очрамас.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: “Рәҗәп ае белән рамазан ае арасындагы шәгъбан аеның фазыйләтеннән (өстенлегеннән. – Ред.) адәмнәр гафилләрдер (игътибарсызлар, белми калучылардыр. – Ред.). Шәгъбан аеның унбишенче кичендә барча бәндәләрнең гамәлләрен Аллаһы Тәгаләгә җиткерерләр. Шуның өчен шәгъбан аенда ураза тотармын”, – дигән.
Бу айда ураза тотуның саваплары аеруча күп. “Шәгъбан аеның өч кенә көнен уразада булучыга Аллаһы Тәгалә Җәннәттә урын билгеләп куячак”, – дигән Пәйгамбәребез (с. г. в.). Әмма рамазан уразасы алдыннан ял итү һәм рамазанның фарыз уразасы нәфел уразалардан аерылсын өчен, шәгъбан аеның икенче яртысында ураза тотмаска киңәш ителә. Аллаһы Тәгалә бу изге айларда кылган гамәлләребезне кабул итсә иде.