Мигъраҗ

31 май 2013 ел 12:48

Рәҗәп аеның егерме алтынчы көненнән (5 июнь) егерме җидесенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе.

Ике миллиардка якынлашып килгән мөселман кардәшләребез Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) Мигъраҗ кичәсен шатланып, дулкынланып каршы ала. Мигъраҗ – иң зур дини тантаналарыбызның берсе. Ул “күккә ашу” дигән мәгънәне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам тормышында иң олуг могҗиза булып исәпләнә. Рәҗәп аеның егерме җиденче көненә каршы төндә Рәсүлебез Мөхәммәд (с. г. в.), Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүстәге (икенче төрле атамасы – Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә күчерелә һәм аннан яктылык баскычы буенча күкнең җиденче катына күтәрелә. Мөхәммәд галәйһиссәлам җиде кат күк ишеге аша үткәндә һәр капуста үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Яхъя, Гайсә, Йосыф, Идрис, Һарун, Муса, Ибраһим (г-м) белән очраша. Аннан Аллаһы Тәгалә хозурына аша. Җәннәт вә җәһәннәмне күргәч, Мәккәгә кайтарыла. Аллаһ Үзенең олы нигъмәте Коръәни-Кәримдә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) күккә ашуы турында: “Аятьләребезнең бер өлешен күрсәтим дип, бер төн эчендә илчесен (Мөхәммәдне) Әл-Хәрәм мәчетеннән тирә-ягы нигъмәт (бәрәкәт) белән тулы Әл-Әкъса мәчетенә китергән Аллаһ кимчелекләрдән азат. Ул, хакыйкатән, ишетеп, күреп торучы” (“Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)” сүрәсенең 1 нче аяте), – ди. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мигъраҗы – күккә ашу кичәсе әүвәлге заман риваятьләрендә вә әсәрләрендә бәйнә-бәйнә тасвирлана. Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәдкә Әл-Хәрәм мәсҗиденә Җәбраил фәрештә килә. Алар “Борак” дип аталган, канатлы, ак төстәге, йөзе-бите бәндәнекенә охшаган җанварга атланып, Мәккәдәге Әл-Хәрәмнән Кодүстәге Әл-Әкъсага яшен тизлегендә күчәләр.

Әл-Әкъсага җыелган барлык пәйгамбәрләр Мөхәммәд галәйһиссәламгә оеп намаз укый. Соңрак Мөхәммәд галәйһиссәламнең алдына өч савыт китереп куялар. Савытларның берсенә – су, икенчесенә – сөт, өченчесенә шәраб салынган була. Мөхәммәднең (с. г. в.) сөт салынган савытны алуы була, Җәбраил фәрештә: “Әй Мөхәммәд, син вә синең өммәтең дөрес юлда! Исерткеч эчү хәрәм!” – дип кычкырып җибәрә. Шул мизгелдә Әл-Әкъса мәчетенең бусагасына күктән яктылык баскычы төшерелә. Бу баскычтан Рәсүлебез вә фәрештә күккә күтәрелә башлый.

Галәмнең иң беренче баскычында Исмәгыйль пәйгамбәр меңләгән фәрештәләр арасында Мөхәммәд галәйһиссәламне сәламли. Фәкать җәһәннәм җитәкчесе Мәликнең йөзендә генә елмаюның әсәре дә күренми. Пәйгамбәрнең (с. г. в.) соравы буенча, Мәликнең тәмуг ишегенең бер төнгелек ишеген ачуы була, Рәсүлебез фаный дөньяда ятимнәр хакын үзләштергән бер адәмнең җәһәннәмдә уттай янган ташларны дөянеке кебек иреннәре белән авызына тутырганын күрә. Шунда ук фаный дөньяда исерткеч эчеп, типтереп йөргәннәрне җыйганнар. Алар җәһәннәмдә үлек каны эчеп утыралар. Зина кылганнар да Аллаһның газабына кайтарылганнар. Адәмнәрне тилмерткәннәр, явызлык кылганнарның утта кыздырылган кайчылар белән ирен, авызларын кисәләр. Монда – күкнең беренче капусында ук – Мөхәммәд галәйһиссәлам вә фәрештә ни күрсеннәр: алар алдында Җәнабел Хак Сөбханәһү вә Тәгаләнең дөньякүләм иң беренче, иң саф, иң пакь ислам дине белән мөшәррәф кылынган (кадерлеләнгән) иң беренче пәйгамбәре – Адәм галәйһиссәлам. Фаный дөньяның иң беренче Пәйгамбәре вә ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) мигъраҗда очрашып, бер-берләрен күрүләренә куанышалар. Адәмнең сул вә уң ягында бихисап кешеләр була. Уңдагылары – әүлиялар (изгеләр), тәкъвалар (дин кушканнарны гына үтәүчеләр), салихлар (яхшы кешеләр); сулдагылары – залимнәр (каты күңеллеләр), кяферләр (Аллаһны бар дип танымаучылар). Адәм уңга карый да, елмая – шат, чөнки алар изгеләр; сулга карый да, өзелеп-өзелеп, сабый бала кебек елый, кайгыра. Анда күз алдында – Гайсә вә Яхъя галәйһиссәламнәр.

Күкнең өченче югарылыгында бик тә күркәм, йөзе тулган ай кебек Йосыф пәйгамбәр белән сәлам алышалар. Йосыф галәйһиссәлам шулчак Бөек Раббыбызның “Мөхәммәд – Рәсүлуллаһ” дигән вәгъдәсенә шөкер кыла.

Күкнең (биеклекнең) дүртенче катында Идрис пәйгамбәр сәламеннән соң: “Шөкер Раббыбызга, Рәсүлебезне күркәткән өчен”, – ди.

Бишенче катка җитәләр һәм Муса галәйһиссәламнең ир туганы Һарун пәйгамбәр белән очрашалар. Карасалар, Һарун галәйһиссәлам сакалының яртысы – ак, яртысы кара. Янында бик күп кеше, һәрбарчасы ак вә ала ала киемнәрдән. Болар исә Муса галәйһиссәлам өммәтендәге Бәни Исраил кавеме. Ислам дине юлындагылары, иманлылары, хак-нахакны бутамаганнары, Аллаһның мәңгелек хозурына пакь вә саф хәлдә кайтканнары – ак киемнәрдән. Ә калганнарына – иманнарына хыянәт кылганнарына, гөнаһ катыштырганнарына, әмма тәүбәгә килеп дөнья куйганнарына ала киемнәр кидерелгән.

Аннан Рәсүлебез күкнең алтынчы катында яһүдиләрне хак дингә кайтару өчен пәйгамбәр итеп җибәрелгән, кара тәнле Муса галәйһиссәламнең үзе белән очраша. Муса пәйгамбәр үзе намаз укый, үзе елый. Өммәтенең гөнаһлары өчен Хак Тәгаләдән гафу үтенә.

Ниһаять, галәмнең җиденче баскычында Әлбәйтел-мәгъмүр җәннәт бинасына аркасы белән сөялеп тәхеттә утырган, дөньяга таралган гарәп вә яһүд кавеменең атасы буларак, аларны хак дингә – исламга өндәгән Ибраһим галәйһиссәлам белән сәламләшәләр. Әлбәйтел-мәгъмүр җәннәт бинасының мәһабәтлегенә гаҗәпләнеп сокланган Пәйгамбәребез (с. г. в.) бу мөкатдәс бинага һәр көнне җитмеш мең фәрештәнең намазга кергәнен вә һәрбарчасының шунда калганын белә. Күкнең иң югары катында җыелган фәрештәләр Мөхәммәд галәйһиссәламне бер бүлмәгә кертәләр. Ошбу бүлмәдә Мөхәммәд (с. г. в.) Аллаһы Тәгаләнең бихисап күп пәрдәләр аша якынаюын сизә дә, бик тә курыккан хәлдә сәҗдәгә китә, Аллаһ Раббыбызга мактаулар укый. Шул мизгелдә Аллаһтан вәхи (илаһи ачыш) килә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) Аллаһы Тәгаләгә “Әттәхиййәәтү лилләәһи үәссаләүәәтү үәттаййибәәт”, ягъни “Тел гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә – һәрбарчасы Аллаһ Раббыбыз өчен” дип хәмед (мактау) әйтә.

Аллаһы Тәгалә бераздан “Әссәәламү гәләйкә әййүһәннәбиийү үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ” (“Әй Пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе вә рәхмәте вә бәрәкәте булсын”) дип җавап бирә. Моңа каршы Рәсүлебез “Әссәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-саалихиин” (“Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәсенә булсын”) ди.

Фәрештәләр “Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбедүһү үә расүлүһ” (“Чын күңелдән гуаһлык (шәһадәт) бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк. Мөхәммәд галәйһиссәлам – Аллаһы Тәгаләнең колы вә илчеседер”) диләр.

Намазларда укыла торган “Әттәхият” Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) кара-каршы сөйләшүеннән хасыйл булган бер догадыр.

Аллаһ Тәбарәкә вә Тәгалә Мигъраҗда Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтенә биш вакыт намазны һәрбер мөселманга фарыз кыла. Пәйгамбәребез (с. г. в.) җәннәт вә җәһәннәм сыйфатларын күрә һәм шул ук кичтә Мәккәгә кайтарыла.

Раббыбызның сөекле хәбибе Мөхәммәд галәйһиссәлам Мигъраҗ могҗизасыннан җир йөзендә яшәгән барча әһле ислам (мөселманнар) бу хатирәләрне күңелендә сакларга тырыша. Мигъраҗ вакыйгасының нәтиҗәләре ошбудыр:

1.     Дөньякүләм ислам дине белән мөшәррәф кылынган (кадерлеләнгән) иң беренче пәйгамбәр Адәм (г-м) вә ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (г-м) Мигъраҗда очрашты.

2.     Аллаһы Тәгалә белән бәндәнең (кешенең) иң якын арасы, вакыты вә урыны – сәҗдәдә.

3.     Раббыбыз биш вакыт намаз укуны Мигъраҗда фарыз кылган икән, моны җир йөзендә яшәүче ике миллиардка якын мөселман Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып үти.

4.     Хак Тәгалә Үзенең Пәйгамбәрен Мигъраҗда ничек сәламләгән булса, һәрбер мөселман кешесе берсе икенчесе белән күрешкәндә “Әссәләмү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ” дип, Раббыбызның рәхмәтен вә бәрәкәтен сорап, берсе икенчесенә сәлам аша изге теләкләр тели һәм сәлам бирүчеләрнең саваплы гамәлләренең дәрәҗәсен арттыруга сәбәп итә.

5.     Коръәни-Кәримдәге “Әл-Бәкара (Сыер)” сүрәсенең ахырына ике аять өстәлә (285-286 нчы аятьләр).

6.     Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә, ягъни Пәйгамбәребез (с. г. в.) Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачагына Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирә.

Бүген ислам тәгълиматына җаны-тәне белән бирелгән, бертуктаусыз үсешкә омтылган мөселман дөньясы Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мигъраҗ хатирәсенә зур итагать кыла. 

Башка журналлар

Изге гамәлләрнең файдасы

Кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен яки бу дөньяда яки ахирәттә күрәчәк. Шуңа...

19 февраль 2016 ел 09:59
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы