Сүз сөйләү хикмәте

07 март 2013 ел 12:04

Үзенең вәгазьләрендә Пәйгамбәр (г.с.)  бик еш болай дигән: “Иң яхшы сүзләр – Аллаһының сүзләре. Иң яхшы һидаять – Мөхәммәтнең һидаяте”.

Мөселманның артык сүзләр сөйләве аның харам сүзләр сөйләвенә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә, мөселманга тавыш-гаугадан, бәхәсләрдән качу хас. Бервакыт Мөгаз (р.г.) Пәйгамбәребез (с.г.в.) нән: “Әй Аллаһының илчесе, бездән сөйләнгән нәрсәләребез өчен соралачакмы?”- дип сораган. Аллаһының илчесе (с. г.в.) әйткән: “Анаң синнән мәхрүм булсын, әй Мөгаз, кешеләрне гайбәт сүзләрдән башка нәрсә өчен җәһәннәм утына ыргытачаклар мыни?!” (Тирмизи). (“Анаң синнән мәхрүм булсын” дигәне туры мәгънәдә аңларга ярамый, ул аптырауны белдергән.)

Икенче хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Адәм баласының яхшылыкка өндәү белән начарлыктан тыю, Аллаһыны искә алу сүзләреннән кала башка сүзләре аның өчен түгел, аңа каршы булачак”,- ди (Тирмизи) .

Әлеге хәдис мөселманга күркәм эшләр белән шөгыльләнү буш, начар эшләрдән баш тарту хас икәнен күрсәтә. Хәдис җанны тәрбияли, төрле бозыклыклардан котылырга, файдасыз нәрсәдән баш тартырга ярдәм итә.

Халыкта киң таралган әйтемгә әйләнгән җөмлә бар - кеше сүзе кеше үтерә. Төрле сүзләр аркасында кешелек тормышында бик күп гыйбрәтле вакыйгалар, хәтта илләр белән илләр сугышу очраклары да күзәтелә, кеше сүзе гаиләләр таркалуга да китерә.

Бүгенге көндә телевизор, гәҗит-журнал аша таралган информацияләрнең тискәре тәэсире, бозыклыкка, начар чирләргә дучар итте. Яшь буынның гаилә корырга, ата-ана булырга  сәләте юкка чыгып бара. Бу нәсел җебенең өзелүенә, милләтнең юкка чыгуына  китерә.

 

Хәдис: Рәсулуллаһ әйткән: “Гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?” Сәхабәләр җавап биреп әйттеләр: “Аллаһ һәм Аның илчесе белүчерәк”. Рәсулуллаһ: “Гайбәт – ул үзе яратмый торган нәрсә белән кардәшеңне искә төшерүең”, - дип җавап бирде. Бер сәхабә: “Мин әйтә торган нәрсә кардәшемдә булса, нәрсә дисең?” – дип сорады. Рәсулуллаһ: “Син әйтә торган нәрсә кардәшеңдә булса, димәк, син аны гайбәт кылган булып саналасың, әгәр әйткән нәрсәң кардәшеңдә булмаса, син аны боһтан  кылган буласың”. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй, мөэминнәр! Уйларның күбесеннән сакланыгыз, хакыйкатьтә, уйларның кайбере – гөнаһтыр. Шымчылык кылмагыз һәм берләрегез башкалар хакында гайбәт сөйләмәсен. Берәрегез үлгән кардәшенең мәетен ашауны яратыр идеме? Сез бит аннан җирәнәчәксез. Аллаһыдан куркыгыз.! Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә – тәүбәләрне кабул итүче һәм Рәхимле зат” (Сүрә Хуҗурат, 12.)

Димәк, гайбәт сөйләү кардәшеңнең үләксәсен ашау кебек. Ләкин әгәр берәү милләткә зарарлы эш кылучы булса, бу кешене сөйләү, аның милләткә зарар китерүче булуын мөселманнарга белдерү гайбәт саналмас. Рәсулуллаһ (г.с) әйткән: “Аның яманлыгыннан кешеләр саклансын өчен, бозыклык иясенең бозыклыгы хакында сөйләгез”. Рәсүлебез янә әйткән: “Әгәр берәү оят-хая чикмәнен өстеннән салса, аны сөйләү гайбәт булмас”.

Рәсулуллаһ янә әйткән: “Яхшыларыгыз хакында сезгә хәбәр биримме?”. – Сәхабәләр: “Әйе, әй Аллаһының Рәсүле” – дип җавап бирделәр. Рәсулуллаһ (г.с.): “Алар шул кешеләр, аларның күренешләре үк башкаларны Аллаһының зекеренә этәрә”. Шуннан соң Рәсулуллаһ (г.с.) янә сорады: “Явызларыгыз хакында да хәбәр биримме? Алар әләкчелек белән йөрүчеләр, бер-берсен яратучыларның арасын бозучылар һәм начарлыктан пакь кешеләрне гайбәт белән пычратырга тырышучылар” (Әхмәд).

“Сөенеч булсын шул кешегә: үз гаебен күреп шуны төзәтү белән шөгыльләнү сәбәпле башкаларның гаепләрен күрергә вакыты булмас, малының артканын тиешле урыннарга сарыф кылыр, ә сүзенең артыгын үзендә калдырыр һәм үзен сөннәткә сыйдырыр (ягъни сөннәт белән гамәл кылыр), аннан үтеп бидгать эшләр кылмас”.

Кеше үз гаепләрен төзәтү белән мәшгуль булсын өчен шул гаепләрне күрә белергә кирәк. Үз гаепләрен күрерлек күз булмаганда бу эш мөмкин түгел. Үз гаепләрен күрә алмаган кешеләрнең бөтен эшләре кеше гаебен тикшерү була.

Әгәр Аллаһы Тәгалә бер бәндәсенә яхшылыкны теләсә, аңа үз гаебен күрә торган күз бирә дә, шул бәндә үз гаепләрен үзе күрә башлый. Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше. Чөнки хасталык беленеп җиткәннән соң гына аны дәвалап була. Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була. Шуның өчен булса кирәк, Рәсулуллаһ аларга зур сөенеч бирә.

Үз гаепләрен күрергә теләүчеләр өчен мондый юллар бар:

1.     Гаепне һәм аның яшерен афәтләрен күрә белә торган бер пакь кешегә иярү һәм аның киңәшләрен тоту.

2.     Диндар һәм күңел күзе белән күрүчән бер дус табып, үзенең килешми торган эшләрең хакында искәртеп торуны шул дустыңнан үтенү.

3.     Гаепләрне дошманнар авызыннан ишетү һәм алар язган нәрсәләрне уку. Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дусларга караганда күп мәртәбә артык.

4.     Халыкка катнашып йөрү һәм аларда килешми торган гадәтләрне күреп, шулардан саклану. “Бу кадәр әдәпне кемнән өйрәндең?” – дигән сорауга хәкимнәрнең берсе: “Әдәпсезләрнең әдәпсезлекләрен күрдем дә шулардан сакландым” – дип җавап биргән.

Бер кешене кыланып күрсәтү, әгъзаларның ишарәләре белән аңлату – һәрберсе гайбәт.

Гайбәт харам булмаган урыннар:

1.     Үзенең мәзлүм ("мәзлүм" дип кыерсытылган кешегә әйтәләр) булуын казыйга, хөкүмәт һәм әмиргә шикаять итү;

2.     Бер җирдә бозык эш булса, шуны төзәтергә кулыннан килә торган кешегә белдерү;

3.     Фәтва сорау лазем булганда кешенең хәлен (кирәк кадәр генә) сорау;

4.     Мөселманнарның ялгышуларына, адашуларына сәбәп була торган нәрсәләрне бетерер өчен кайбер кешеләрнең бозык эшләрен ачу һәм белдерү;

5.     Гөнаһын һич яшерми һәм шуны гаепкә санамый торган кешенең шул гаебен сөйләү;

6.     Дөньяда халык арасында мәшһүр булган бер гаеп сыйфатын тану һәм ачык бәян  итү өчен зекер итү (искә төшерү) (сукыр, бер күзе сукыр, чатан, чулак дип әйтүләр шушы төрдән, ләкин бу урыннарда да гайбәт дөрес түгел диючеләр бар).

Өлфәт-мәхәббәт, бердәмлек, сүз берлеге, итагать һәм мәрхәмәтлелек кебек күркәм хисләр юкка чыгуына да төп сәбәп гайбәт булса кирәк.

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы