Мәдрәсә мөгаллимәләрендә әдәп-әхлак мәсьәләсе

26 октябрь 2012 ел 10:06

Кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә торган иң тәэсирле чара – әңгәмә. Кешеләр арасында, шул исәптән мөгаллимә белән аның талибәләре (студенткалары) арасында да, үзара симпатиянең төп шарты – ягымлы мөгамәлә һәм алар белән йомшак итеп сөйләшү. Безнең бабаларыбыз юкка гына: “Татлы тел еланны да оясыннан чыгарыр”, – димәгәннәр инде. Ягъни, ягымлы, татлы тел аша иң көйсез, иң үзсүзле бала белән дә үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга була.

Сыйныфтагы һәр як та, мөгаллимә дә, талибәләр дә, үз аралашу манераларына зур игътибар бирергә тиешләр.

Тәрбияле кеше үз сүзләре белән әйләнә-тирәсендәге кешеләрнең каефен төшермәскә, аларның күңелләренә яра салмаска; киресенчә, ягымлы, йомшак мөгамәләсе белән, аларның күңелләренә шатлык өстәргә тиеш. Хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк хискә бирелүчән, шуңа да, хатын-кызлар белән аралашкан вакытта, аларга дөрес мөгамәлә табу читенрәк. Тыңлаучыларны үзеңә җәлеп итеп, матур итеп сөйли белүнең укытучы өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе икәнлеген белгән ислам мөгаллимәсе өчен, үз сүзләреңне үлчәп кенә әйтә белү һәм аны дөрес файдалану – бик әһәмиятле.

Мөгаллимә өчен аның сүзләре – аның акыл һәм фикеренең чагылышы, аның халәтенең, гыйлемлелегенең, игелеклелегенең күрсәткече. Дәрес алып баручының ул дәресне алып бару манерасы, аның шәхесен, аның тәҗрибә һәм мәдәният дәрәҗәсен бик яхшы чагылдыра. Мөгаллимә авызыннан чыккан һәр сүз акыллылык һәм зирәклелек белән тулы булырга тиеш. Сөйләм һәрвакыт тотнаклы булырга тиеш, чөнки бар хаталар да, телнең тотнаксызлыгы аркасында килеп чыга. Сөйләм әдәпле һәм чынлап та үлчәнелгән булырга тиеш.

Мөгаллимә дәрес биргәндә, укучысына, алып барган әңгәмәсенә, ул вакыттагы вазгыятькә карап, нинди сүзләр, гыйбарәләр кулланырга кирәк икәнен исәпли белергә тиеш. Ләкин сүзләр ялган, чын күңелдән булмаганча ясалма булып яңгырамаска тиешләр. Яхшы әйтелгән сүз төрле ызгыш-талашны туктата алгандагы кебек үк, уйламый әйтелгән сүз дә, укучы өчен зур бәла чыганагы булырга мөмкин.

Мөгаллимә дәрестә психологик ялгышлар җибәрми кала алсын өчен, ул түбәндә күрсәтелгән сөйләм манераларын кулланырга тиеш.

1. Җитди булырга, үзеңне йөгәнсез тотмаска.

2. Һәр сүзне дә уйлап әйтергә һәм аны урынлы кулланырга. Әңгәмә табигый тонда барырга тиеш.

3. Сүзләрне ачык, мәгънәле итеп әйтергә, тонны күтәрмәскә һәм кискен тавыш белән сөйләмәскә.

4. Артык әкрен, ишетелмәс тавыш белән сөйләмәскә, талибәләр йоклап китәрлек булмасын.

5. Артык күп мимика, жестикуляция кулланып сөйләмәскә.

6. Талибәләрне яхшы үзләштерелгән материал өчен мактаганда яки аларның уңышсызлыкларын искә алганда, кыска гына сөйләргә.

7. Сүзлекләрдән алынган гыйбарәләр белән тулы, артык купшы тел белән сөйләмәскә тырышырга, төрле чагыштырып күрсәтү мисаллары куллану – яхшырак.

8. Талибәләрне үзегезне озаклап тыңлап утырырга мәҗбүр итү – яхшы түгел. Кыз балаларга, үсмерләргә, өлкән хатын-кызларга аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып мөрәҗәгать итәргә.

9. Гел үзегез генә сөйләп тормаска, талибәләрнең җавапларын һәм өстәмәләрен дә игътибар белән тыңларга.

10. Үз укучыларыгыз сөйләгәндә, аларның сүзләрен кирәксезгә бүлмәскә, әгәр дә инде, андый хата җибәргәнсез икән, алардан моның өчен гафу үтенергә.

Бу кагыйдәләрне үтәгән кеше, үз фикерләреңне дөрес итеп чагылдыра һәм аңлата алу, сөйли белү – Аллаһның үз колларында биргән, бәя биреп бетергесез олуг рәхмәте икәнен аңлауга ирешә.

Дәресләргә беренче тапкыр килгән күпчелек, анда өйрәнелә торган предметларның күплегеннән, андагы гарәп сүзләренең яңгырашыннан куркып калалар һәм бу белемнәрне алу безнең көчебездән килми дип әйтеп куялар. Мондый ялгышлык өлкәннәрдә дә, балаларда да була. Кешеләр үзләренең аңлап бетермәүләре аркасында, шулай итеп уйлый, шулай итеп әйтә дә. Бу – кешенең үз-үзенә эшләгән явызлыгы. Бу турыда беренче дәрестә үк сөйләргә кирәк, чөнки икенчесенә күпләр килми дә калырга мөмкиннәр. Дога турындагы дәрес кешене мәчеткә “бәйләп” куя торган чылбыр ул. Беркем дә, хәтта, мин мәчеттән бик ерак торам дип исәпләгән кеше дә догасыз яшәми.

Доганы, үзеңә дә, туганнарыңа да зыян салмый торган итеп ничек төзергә кирәк икәнен белү һәркем өчен дә мөһим. Зур файда белән үткән беренче дәрес, кешене икенче һәм өченче дәресләргә “чакыра”.

Шунысы кызыклы, гарәп телендәге “акыл” сүзе бәйне, дөя муенына бәйләп куела торган бауны аңлата. Шуңа охшаш рәвештә, шул ук гарәп сүзе булган “хикмәт” тә – “авызлык” сүзеннән барлыкка килгән. Мәкальне искә төшерик: “Акылы булган – аңлар, хикмәткә ия булган – юлдан таймас”.

Акыл телне бәйдә тотарга тиеш. Кемдә мондый сыйфат бар, аны димәк, сөйләшү культурасына, аралашу ысулларына, диалог нигезләренә өйрәткәннәр дигән сүз.

Телгә табигыйлек бирә торган тагын берничә кагыйдәне карап китик. Бу кагыйдәләрне без, үзебез дә аңлап бетермичә, көн саен кулланабыз.

Беренче кагыйдә: мөһим сүзләрне аерып алыгыз һәм мөһим булмаганнарын аның мәгънә буйсынуына куегыз.

Сөйләшкән вакытта без бер иҗеккә басым ясыйбыз да, калган иҗекләрне тиз генә үтеп китәбез. Шундый ук хәл җөмләдә дә кабатлана. Монда бернидән дә сәерсенергә кирәк түгел. Бу – бар төштә дә таралган гадәти күренеш.

Икенче кагыйдә: модуляцияләр кулланып сөйләшегез.

Сөйләшкән вакытта аның тоны, һәр вакытта да бер биеклектә генә тормыйча, диңгез өслеге кебек үзгәреп, я күтәрелә, я төшә. Ә ни өчен алай соң? Беркемнең дә бу турыда уйланганы юк. Тавыш шулай ягымлырак яңгырый, һәм бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Югары тональлектәге монотон тавыш

эчне пошыра һәм ялыктыра. Моңа юл куймаска кирәк. Тавышны кискен генә күтәрү яки төшерү юлы белән теләсә нинди фразаны, бакчага утыртылган декоратив агач кебек, контексттан аерып күрсәтергә була.

Өченче кагыйдә: сөйләмегезнең темпын үзгәртеп алыгыз.

Без үзебез, көн саен аралашып сөйләшкән вакытта, безнең сөйләшү темпы гел үзгәреп тора. Бу сөйләмнең тәэсирлелеген арттыра. Бу – үз фикереңне ассызыклау өчен иң яхшы ысулларның берсе. Бу вакытта зур мәгънәгә ия булмаган сүз һәм гыйбарәләрне тиз генә әйтеп китеп, ә ассызыклап күрсәтергә кирәк булган сүзләргә яки фразаларга җиткәч, бу сүз яки фразага басым ясап темпны киметергә, ә аннан соң, тагын бик тиз генә фразаны бетереп куярга кирәк. Ассызыклап аерып күрсәтергә кирәк булган бер яки берничә сүзне әйтү өчен киткән вакыт – калган барысын да әйтер өчен киткән вакыт кадәр булырга тиеш.

Күнегү: “Бик аз сумма турында сүз барган кебек итеп, тизәйткеч рәвешендә: “Ә ... утыз миллион доллар”, – дип әйтегез”. Ә аннан соң, әкрен генә, тирән хис белән, гаять зур күләмле акча турында сүз барган кебек итеп: “Утыз мең сум”, – диегез. Утыз мең сум, утыз миллион долларга караганда, күпкә тәэсирлерәк, зуррак булып яңгырый, шулай түгелме?

Дүртенче кагыйдә: Мөһим фикерләрдән соң пауза эшләгез.

Көтмәгәндә генә килеп чыккан тынлык, көтмәгәндә килеп чыккан шау-шу кебек үк нәтиҗәгә ия, ул тыңлаучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Барысы да, тагын ни әйтелер микән дип көтә башлый. Пауза әйтелгәннең әһәмиятен арттыра һәм укучыларга аны, ул әйтелгәнне, тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Эндәшми торуның, бу очракта вакытлы гына эндәшми торуның, чынлап та алтын икәнлегенә без тагын бер тапкыр инанабыз. Бу – тел чараларының, әһәмиятенә бәя бирүне искә алмый калдырырга тиеш булмаган бик куәтле чарасы. Кайда һәм күпме паузалар эшләргә? Бу дәрес текстының мәгънәсе, укытучының каефе һәм темпераменты белән билгеләнә.

Бишенче кагыйдә: дәреснең мөһим фикерләрен ике-өч тапкыр, төрле җөмләләр кулланып, кабатлап әйтегез.

Бу исә мөһим булган моментларны ныграк хәтердә калдырырга ярдәм итә. Беренче тапкыр әйткәндә, бәлки, ишетми калгандыр, я колак кырыннан үткәреп җибәргәндер, аңлап та бетмәгәндер; икенче тапкыр әйткән вакытта – ишеткән һәм аңлаган; өченче тапкырында инде – таныш булган фикерне хәтерендә калдырган.

Алда әйтеп кителгәннәрдән берничә нәтиҗә чыгарырга була. Алда китерелгән бар кагыйдәләрне дә кулланып, яхшы куелган сөйләм теле мөгәллимәгә төрле яшьтәге талибәләр белән бер-берсен яхшы аңлап сөйләшергә мөмкинлек бирә. Бу методика яхшы нәтиҗәләргә китерә. Анда динамика, ритм бар. Ул укучыларны хәрәкәт итәргә этәрә. Мондый дәресләр вакытында талибәләр мөгаллимәләренең артыннан калмый, аның үкчәсенә басып киләләр, күбрәк һәм һаман да күбрәк белергә телиләр. Һәм дә бу алга таба ислам буенча бик яхшы белемнәргә ия булуга китерә.

Марат хәзрәт МӘРДАНШИН,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы

әгъзасы,

Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсе директоры

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы