Мәдрәсәләрнең татар мәгърифәтенә керткән өлеше (ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы)

24 сентябрь 2012 ел 08:41

Мәдрәсәнең һәр каты билгеле бер вазифа үтәгән. Мәсәлән, беренче катта башлангыч  сыйныфлар, ашханә, хезмәт күрсәтүче персонал өчен  махсус бүлмәләр урнашкан булган. Икенче катта урта, югары (игдадия), әзерлек сыйныфлары, өченче катта йокы бүлмәләре һәм мәдрәсәгә махсус кушып төзелгән мәчет урнашкан булган.

Уфаның җәдиди “Галия” мәдрәсәсе дә югары абруй белән файдаланган. Аның диварларыннан татар, башкорт һ. б. төрки халыкларның каләм әһелләре, мәгариф-мәдәният хезмәткәрләре һ. б. өлкәдә танылган милләтпәрвәрләрнең тулы бер буыны тәрбияләнгән. «Конфессиональные школы» отчётын төзегән Я.Д. Коблов: “Бу фәннәрне өйрәнү нәтиҗәсендә, анда укучыларның акыл үсеше бик югары биеклеккә кадәр күтәрелә”, – дип юкка гына билгеләп үтмәгән инде.

1911 елгы санда инглиз журналы «The Muslim world (Мөселман дөньясы)» җәдиди мәдрәсәләрнең уку планнарын анализлап: “Алар классик гимназия планнары белән охшашлар, бары тик грек һәм латин теле урынына аларда гарәп һәм фарсы теле”, – дип билгеләп үткән.

Борынгы вакытлардан алып Октябрь инкыйлабына кадәр кулланылган уку дәреслекләре исемлеге дә гаять зур. Мәсәлән, 1917 елда цензорлык комитеты  татар мәктәп-мәдрәсәләрендә 1911-1913 елларда кулланылган дәреслекләр буенча “Дәреслекләргә күзәтү” басмасын нәшер иткән. Бу “Күзәтү” дә татар телендә чыккан, элек нәшер ителгән һәм берничә тапкыр бастырылган “гомум кабул ителгән” 394 дәреслеккә анализ бирелгән.

Бу дәреслекләрнең 70 проценты дөньяви фәннәр буенча булган. Методик ярдәмлекләр дә бастырылган. Мәсәлән, Г.Коләхмәтов “Математика укыту методикасы” хезмәте бастырып чыгарган. Октябрьгә кадәрге чорда күп кенә татар галимнәре: Х.Корбангалиев, Я.Айманов, И.Хәмиди – табигать белеме; Д.Абызгильдин, М.Бәхтияр, Р.Ибраһимов – астрономия; Г.Фәхретдинов, И.Хәмиди – ботаника; Г.Шонаси – химия; Г.Гыйсмәти, Х.Зәбири – физика; И.Хәмиди, Д.Габидуллин, Х.Гайнелгыйбад – анатомия һәм гигиена; Г.Мәхмүди – логика; К.Насыйри, Г.Салихов, И.Сөләймани этика буенча һ. б. хезмәтләр язган.

Халык мәгарифенең уңышлары күзгә ташланып тора. Дөньяви мәгарифкә таба юл тоту кире борылмаслык юнәлеш ала. Иске караш тарафдарларын бик каты каршылык күрсәтүләренә дә, патша администрациясенең көчле басымына да карамастан, яңалык үз дигәнен эшли. Уку процессының европалашуы барлык уку-укыту эшчәнлеген үзгәртеп коруга юнәлтелгән тулы бер хәрәкәткә әйләнә. 1910 елга Казан губернасындагы бар татар мәктәпләренең 90 процентының укуга өйрәтүдә аваз (җәдиди) ысулына күчеп бетүе дә мондый тәрәккыятьнең бер күрсәткече булып тора.

1905 елга бер Казан губернасында гына да мәктәп һәм мәдрәсәләр саны 845 була, аларда 54549 укучы белем ала, шул исәптән 34860 малай һәм 19599 кыз бала. Губернадагы милли уку йортларының саны бер тайпылусыз артуын дәвам итә: 1907 елга аларның саны 877 гә (66787 укучысы белән), 1913 елга 967 гә (79496 укучы) җитә.

Патша хөкүмәте “башка милләт” мәгарифенең, бу мәгариф системасының европалашуы, тәрәккыять, милли яңарыш өчен тырышкан татар зыялылары кулында булуына ирек куярга теләмәгән. XIX йөз һәм XX йөз башында хөкүмәт татар халкы арасында, мәдрәсәләрдә рус сыйныфлары, татар телле балалар өчен рус мәктәпләре, авылларда рус-татар мәктәпләрен көчләп ачтыра башлый. Бернинди шик тә юк, 1914 елның августында I Бөтендөнья сугышы  башланмаса, патша системасы, бик озак икеләнмичә, бар татар мәгарифенә үлем карары чыгарган булыр иде, татар мәктәп системасын теге яки бу дәрәҗәдә тәэмин итеп, милләтнең рухи яңарышына һәм күтәрелешенә ярдәм итеп торган бар чыганакларны да ябар иде. Халыкара кан коешка күчү шартлары гына патшаның чикләнмәгән хакимиятен армияне “туп азыгы” белән тәэмин итеп торган татар халкы муенындагы элмәкне бераз бушатырга мәҗбүр итә.

Марат хәзрәт МӘРДАНШИН,
тарих фәннәре кандидаты,

Ютазы районы имам-мөхтәсибе

Башка журналлар

Рамазан вәгъдәләре

01 июль 2014 ел 13:46

Ураза

19 июнь 2014 ел 16:47
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы