Дәүләтнең дини сәясәте – сугыштан соң

12 октябрь 2012 ел 11:40

Бөек Ватан сугышыннан соң, илебездә дингә ышанучыларның дини тормышы дәүләтнең дини сәясәтенең чагыштырмача либеральләшү фонында  бара. Узган гасырның утызынчы елларында, мәчетләрне тоталь ябулар һәм профессиональ дин эшлеклеләренә карата алып барылган репрессияләр нәтиҗәсендә, сугыш азагы чорына гыйбадәт йортлары саны нык кимегән, мәсәлән, Башкортстан территориясендә генә дә, 1927 елны булган ике мең ярым мәчеттән 12 рәсми теркәлгән мәчет торып калган. Билгеле, республиканың бар мөселман халкының  дини тормышы шул унике мәчеткә генә кайтып калмаган, әлбәттә. Бу тормышның авырлык үзәге әкренләп  өйләргә, гаиләләргә күчкән, ә диндарлык исә чит күзләрдән ныклап яшерелгән, нигездә тормыш-көнкүреш даирәсенә күчкән.

Мөселманнарның дини тормышлары һәм көн саен Исламга мөрәҗәгать итүләре сизелмичә үткән. Авылларда эшли торган мәчетләрдә дини йолалар башкарылган, аларга, җомга көннәрендә, 5-10 кеше килгән. Өйләрдә башкарылган бар йолаларны, тормыш-көнкүрештәге динилекнең исәбен, хәтта барысын да күреп торучы СРК вәкиле дә күзәтеп бара алмаган. Шуңа да карамастан, аның отчётлары буенча, ул вакытларда да авылларда балаларны сөннәткә утыртучы “сөннәтче бабайлар” йөргән булган.

Дини тормышның дәвам итүе дини бәйрәмнәрне билгеләп  үткән вакытта аеруча яхшы күренгән. Мөселманнар ел саен Ураза, Корбан һәм Мәүлид  бәйрәмнәрен билгеләп үткәннәр. Бәйрәм көннәрендә эшчәнлекләрен алып баручы мәчетләр каршында, шул ук вакытта эшчәнлекләрен алып бармаучылары каршында да, зур халык төркемнәре җыела торган булган. Сугыш беткәннән соң үткәрелгән беренче мөселман  бәйрәмен – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәр өчен (ә ул 1945 елның 7 сентябренә туры килгән) Уфаның Җәмигъ мәчетенә генә дә өч мең кеше җыелган. Ә шул ук елның Корбан бәйрәмен бәйрәм иткән вакытта (1945 елның 15 ноябре) ун мең кеше катнашкан. XX йөзнең 50 нче еллары башына кадәр бәйрәм көннәрендә мәчетләргә  килүчеләрнең саны чагыштырмача бер тирәдәрәк булган. Мәчеткә килүчеләрнең 10-30 проценты хатын-кызлар булган, алардан тыш, Үзәк мәчетләрдә, ата-аналары белән килгән 30-50 бала да дини йолаларны башкаруда катнашкан.

Ураза бәйрәме белән төгәлләнә торган рамазан аенда, һәр төн саен тәравих намазы укыганнар, җомга көннәрендә Үзәк мәчетләргә җомга намазына 200-250 кеше килгән, ә өлкән яшьтәгеләр ураза тотканнар (якынча йөз иллешәр кеше). Бу вакытта хакимият органнары ураза тоту һәм дини бәйрәмнәрне бәйрәм итү, җәмәгать тәртибендә, эшкә йөрүдә, хезмәт дисциплинасында  чагылыш алмавын зур таләпчәнлек белән күзәтеп торганнар.

Ураза тотучы мөселманнарга көндез эшләргә туры килгән. Күпләре ураза тотуларын яшергәннәр. “Ураза  тотучылар әңгәмәләр үткәреп ачыкланды, тик барысы да ураза тотуларын танып бармыйлар. Ураза тотуларын күрсәтмәскә тырышалар, чөнки бу аларда шәригать буенча  тыелган гамәл, мактану булып исәпләнә”, - дип яза СРК вәкиле.

Корбан бәйрәме вакытында корбан итеп, дин кагыйдәләренә туры китереп  сарыклар чалганнар, аның итен пешереп бәйрәм сыйлары оештырганнар, итнең бер өлешен туганнарына, күршеләренә таратканнар. 1947 елны Уфада  корбанга илле сарык чалынган, ун сарык тиресе муллаларга хәер итеп бирелгән. Ә бар Башкортстан буенча, барысы өч мең сарык чалынып, алар тиресенең 30 процентына кадәр дәүләт әзерләү оешмаларына сатып тапшырылган.

Корбан бәйрәме вакытында мөселманнарның өйләрендә башка мөселманнарны һәм муллалар  чакырып  корбан ашлары үткәргәннәр. Бәйрәм сыйлары үткәрүче мөселманнар шулкадәр күп булган, алар муллаларны  чакырыр өчен чиратка языла торган булганнар. Ә муллаларга исә, үз көннәрен сәгатьләп планлаштырырга туры килгән. Мөселманнар өчен Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме изге көн булып исәпләнә. Өч көн бара торган бу бәйрәм вакытындагы вәгазьләрдә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) турында сөйләнә. Көндез күп урыннарда Мәүлид ашы үткәрәләр. “Мөселман  бәйрәмнәре көннәрендә халык мәчетләргә шатланып, күтәренке күңел белән килә”, – дип шактый еш билгеләп бара вәкил. Мәчетләргә мөселманнар гына түгел, ә кызыксынып, шәһәр халкы да килә. Алар арасында татарлар да, башкортлар да, башка миллләт вәкилләре дә була. Мәчетнең ишегалдында күп санда теләнчеләр була, алар өчен бу көннәр  аеруча зур уңыш белән төгәлләнә. Өлкән яшьтәгеләр бу йолаларда катнашучыларның 70 процентын тәшкил иткән, ә яшьләр исә биш процентын.

Дини йолаларны башкарырга  килүчеләр, гадәттә, ун-унбишәр кешелек төркемнәргә  җыелып, юлда  барган вакытта ук ритуаль тәкбир әйтеп мәчеткә  бара торган булганнар, чатларда, тыкрыкларда туктап, кычкырып Аллаһны олылаганнар.

Мөселманнарның хәер-сәдакалары мәчетләрнең генә түгел, ә Диния нәзарәтенең дә табышларының төп матдәсе булган. Гадәти көннәрдә регуляр керемнәр зур булмаган. Аның урынына, мөселман бәйрәмнәре көннәрендә мөселманнардан акча җыю үткәрелгән һәм Диния нәзарәтенең казнасы нык кына тулыланган. Җыелган бар хәйрия акчалары да, Диния нәзарәтен, мәхәлләләрдәге мәчетләрне тотарга, мәчет, зиратларны төзекләндерергә, хаҗга баруны оештырырга, ятимнәргә ярдәм итәргә һәм башка хәйрия максатларына бүлеп тотылган.

Шунысын да әйтеп үтик, сүз рәсми рәвештә теркәлгән мәхәлләләр, дини җәмгыятьләр турында бара. Ачык күренеп тора, андый сандагы рәсми теркәлгән дини  җәмгыятьләр генә бар мөселманнарның да дини  ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаган. Нәтиҗәдә, мөселманнарның күп өлеше “рәсми теркәлмәгән” дип аталучы дини җәмгыятьләргә (егерме һәм аннан да күбрәк сандагы) һәм дини төркемнәргә (5-10 кеше) берләшергә мәҗбүр булганнар. Күп кенә дини җәмгыятьләрнең эшчәнлеге 1941 елларга кадәр үк, ә кайберләре исә сугыш башланыр алдыннан гына тыелган булган. Һәм шуңа да, мөселманнар  үзләренең ул җәмгыятьләрен канунсыз дип исәпләмәгәннәр, аеруча 1946 елның 28 гыйнвар Постановлениесеннән соң. Мәчетләрне һәм дини җәмгыятьләрне торгызу буенча гариза  бирү, алар фикеренчә, дини эшчәнлекне дәвам итәргә җитәрлек нигез булып торган.

Теркәлмәгән дини җәмгыятьләрнең, кагыйдә буларак, үз дин әһелләре булган. Гадәттә, элеккеге муллалар. Һәрхәлдә, аларны шундый сыйфатта таный торган булганнар. Төркемнәрне очраклы кешеләр җитәкләгән, алар шул ук вакытта дини хезмәтләр, йолаларны башкару функцияләрен дә үз өсләренә алганнар. Алар, гадәттә, Коръән, догаларны, дини кагыйдәләрне яхшы белгән  өлкән яшьтәге кешеләр булганнар.

Андый төркем һәм җәмгыятьләрнең булуы җирле хакимият органнарын, СРК вәкилен зур хафага төшергән. Соңгысы, теркәлү алмаган җәмгыятьләрнең эшчәнлеге турында үзенә ни дә булса мәгълүм булган саен, шунда ук куркынычсызлык органнарына җиткергән: “Куркынычсызлык министрлыгына. Сезнең игътибарыгызга шуны җиткерәм, кайбер район һәм шәһәрләрдә, элеккеге мулла һәм башка дин эшлеклеләре җитәкчелегендә, төрле мөселман төркемнәре, дини йолалар башкару өчен рәсми рөхсәт алмыйча, гыйбадәт кылалар... Алда санап үтелгән бар бу төркемнәр дә, якында эшләп килүче гыйбадәт йортларына кушылырга төрлечә каршы баралар. Элеккеге дин әһелләре, салымнар түләүдән читләшер өчен төркемнәрен легальләштермиләр... – Кәримов».

Рәсми теркәлү үткән җәмгыять мөселманнары дини йолаларны, күп халык җыелган мәчетләрдә башкарганнар, дини йолалар муллалар җитәкчелегендә үткәрелгән. Эшләүче мәчетләрнең саны аз булу аркасында, мөселманнарның күп өлешенә догалар укуны, дини йолалар башкаруны өйләрендә эшләргә туры килгән. Җомга көннәрендә, дини бәйрәмнәр вакытында, алар, шулай да, берәр мөселманның өендә яки ябылган, беркем тарафыннан да файдаланылмый торган иске мәчетләрдә яисә ачык һавада, зиратларда җыелып җәмәгать намазларын укыганнар. Андый җәмәгать намазларында катнашучылар саны,  рәсми теркәлү алган мәчетләрдә гыйбадәт кылучылар саныннан күпкә кимрәк булган, ул 20-100 кеше аралыгында тирбәлгән.

 

Марат хәзрәт МӘРДАНШИН,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы