Читтә укучылар нәзарәткә җыелды

13 август 2012 ел 12:27

10 августта Татарстан мөселманнары Диния  нәзарәтендә икенче тапкыр чит илләрдә белем алучы мөселман яшьләре нәзарәт җитәкчелеге белән очрашты. Чарада Мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Голәмәләр шурасы әгъзасы,   «Тынычлык» мәчете (Казан шәһәре) имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Көнчыгыш төбәге  казые Рәфыйк хәзрәт Минниәхмәтов  һәм 20 гә якын чит ил дини уку йортларында белем алучы шәкерт катнашты.

Белгәнебезчә, узган ел төрле дини уку йортларында укучылар белән   элемтәләрне ныгыту максатыннан мондый очрашу тәүге тапкыр үткәрелгән иде.

Габдулла хәзрәт Әдһәмов очрашуны яшьләр белән шәхсән танышудан башлады. Яшьләр  Согуд-Гарәбстанының, Төркиянең,  Египетның дөньякүләм мәгълүм  университетларында укулары  турында әйттеләр. Шунысы игътибарга лаек, кайберләре чит җирләрдә белем эстәсәләр дә  фәнни эшләрен  танылган татар дин әһелләренә багышларга җыеналар икән. Әлбәттә, яшьләрнең  туган илләрендәге дини мирас кыйммәтләрен өйрәнергә омтылышлары сөендерә.

Яшьләр белән танышкач Габдулла хәзрәт Әдһәмов хәнәфи мәзһәбе  һәм нәзарәтнең эшчәнлеге турында сөйләде.  “Нәзарәтнең барлык эшчәнлеге Устав нигезендә хәнәфи мәзһәбе юнәлешендә алып барыла. Ни өчен хәнәфи мәзһәбе соң? Иң беренче чиратта тарихи шартларга карасак, бабаларыбыз исламны нәкъ шушы мәзһәбтә кабул иткән. Без моны Ибн-Фадлан язмаларын укып беләбез. Ул безнең җирләргә килгән вакытка кадәр ук хәнәфи мәзһәбе таралган, күп сандагы мәдрәсәләр корылган. Көчле дини мәктәп була”, - диде ул. Бүгенге көннәргә кайтып, “Шәхси амбициләргә бирелү “ул белми- мин беләм, мин шунда-шунда укыдым”, - дип бәхәсләшүгә  китерә, шулай ук үзеңнең нәфесеңә бирелеп, үзең өчен генә файдалы булган максатларга омтылу мөселманнарны зәгыйфләтә торган сыйфат”, - диде. ул

Рәфыйк хәзрәт Минниәхмәтов  исә яшьләрне күңелләрен шикләндергән сораулар буенча голәмәләр шурасы, казыйлар белән киңәшләшергә чакырды. “Киңәш итеш юк, намазга җыелган авыл халкын аптыраталар. Теләсә нәрсә сөйләп, фетвә оештырып йөрүчеләр аркасында хәзер дини белемне чит илгә барып алуга кагылышлы проблемалар туды”, - диде ул.

Дин әһелләрен тыңлаганнан соң яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларын юлладылар.  Аларны интернетта таралган төрле имеш-мимешләр һәм соңгы вакытларда таралган мәгълүматлар  аптырашта калдырган. Әйтик, чит илдә укыган кеше хәзер туган иленә кайтып эшли аламы?  Әлеге сорауга Габлулла хәзрәт җавап бирде:“Татарстан сезнең туган җирегез. Әлбәттә, кайларда гына укысагыз да туган илегезгә  кире әйләнеп кайтырсыз. Төрле карарларга килгәндә, алга таба дипломнарны дини оешманың бары тик  үзе раславы турында сүз бара. Нәзарәткә киләсез, сөйләшү, аттестация үтәсез яки курсларга йөрисез. Шулай ук РИУ да читтән торып уку  күз алдында тотыла. Эшкә урнашу өчен диплом булуы мөһим, юк икән- рәхим ит: үзебездәге уку йортларына укырга кер”-, диде Габдулла хәзрәт.  

Нәзарәтнең уку-укыту бүлеге белгече Айдар Карибуллин сүзләренә караганда, кайбер мәгълүматлар буенча бүгенге көндә Татарстаннан  чит илләрдә белем алучылар саны 200 гә якын. Аларның күбесе чит илләргә үзләре киткән. Бер өлеше исә Диния нәзарәтенең чит илләрдәге уку йортлары белән төзегән килешүе нигезендә укыйлар. “Төркия, Индонезия, Малайзия илләрендәге уку йортлары белән килешүләр төзелгән. Төркиядә РИУ ны бетереп  ике елга магистратурага укырга кергәннәр бар”, - диде  Айдар Кәрибуллин.

ТР МДН Дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

 Фоторепортаж:   

http://dumrt.ru/node/5201

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы