Чын ирләр чын аналардан туа. Җәлил хәзрәт нәсихәте

03 март 2015 ел 14:23

Ватанны саклаучылар көненә карата бүгенге җәмгыятьтә төрле фикерләр яши. Уйлап чыгарылган дата, җаһилият чорыннан калган бәйрәм, диләр. Кайберләре хәтта “ватан” төшенчәсе белән бәйле булганга кабул итә алмый. Аларга җавап итеп, болай диясе килә: “Без монда туган, монда үскән, кендек каныбыз шушы җиргә тамган, бабайларыбыз шушы ил өчен башларын салган. Безнең яратырлык, сакларлык бүтән ватаныбыз юк!”.

... Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Чын ирләр чын аналардан туа” дип исемләнгән сөйләшү дә очраклы гына рәвештә нәкъ менә 23 нче февраль көненә туры китереп оештырылмагандыр. Әмма анда сүз “ватан” төшенчәсе тирәсендә әллә ни куертылмыйча, беркемне дә битараф калдырмый торган тема – ир баланы тәрбияләүгә багышланды. Мәсьәләне төрле яклап яктыртуны күздә тотып, Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова әлеге очрашуга дин әһелләрен дә, педагогларны, психологларны да чакырган иде. Тәрбиянең психологик нечкәлекләре, шәригатьтән тайпылмыйча, балага дөрес тәрбия бирү серләре турында педагогика фәннәре кандидаты, Россия ислам институты мөгаллимәсе Гөлназ Галәвиева бәян итте. Ир бала тәрбияләүнең педагогик аспектлары Зөбәйдә ханым Низамова тарафыннан ачылды. Баш казый, хөрмәтле дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев исә, шәригать кануннарына таянып һәм үз тәҗрибәсеннән чыгып, ир бала тәрбияләүнең, гаиләне һәм милләтебезне саклап калуның үзе инанган ысулларын аңлатты; кунакларның һәм тыңлаучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.

Җәлил Фазлыев:

- Биредә утыручы егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәсем килә. Менә кайберәүләр, андый бәйрәм юк ул, дип әйтәләр инде. Акыллы кешеләр: “Ә моңа дәлил бармы?” – дип тә сорыйлар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен китерәм: “Һәр имамның артына басып намаз уку – ваҗиб, хәтта ул имам бозык булса да. Бер кеше үлгән булса, аңа җеназа уку – ваҗиб, хәтта ул кеше зур гөнаһлар кылган булса да. Илне сакларга бару – ваҗиб, хәтта патша кәфер булса да”. Икенчесе: “Ватанны сөю – иманнан”. Монысын зәгыйфь хәдис дип әйтүчеләр дә бар. Кешене тәрбияләүдә зәгыйфь хәдисләрне файдаланырга ярый.

Бүген бала хокукы дигән әйбер бик киң таралган, бигрәк тә Көнбатыш илләрендә. Балага кычкырырга ярамый, сугарга ярамый, хәтта мәктәп бакчасында яшелчәләргә су сибәргә кушарга да ярамый... Ә бит ул баланың хокуклары белән бергә вазыйфалары да бар. Башта Аллаһы тәгалә каршында, аннары әти-әни, туганнары, милләте, ватаны каршында. Аларны, менә бу - безнең ватаныбыз, без аны сакларга, аңа хезмәт итәргә тиешбез, дип тәрбияләмәсәк, тәрбиябез мөкәммәл булмас, дип уйлыйм.

“Мең дә бер хәдис” җыентыгыннан: “Бер сәгать постта тору – мең ай нәфел гыйбадәтеннән хәерлерәк”, - дигәнен таптым. Бүген безнең арада армия сафларында 2-3 ел хезмәт иткән кешеләр яши, алар ничә сәгать постта торды икән? Тәһәҗҗүткә торабыз, нәфел намазлары укыйбыз, үзебезчә саваплы буласыбыз килә инде, әмма нәфелләрне үтәп кенә постта торган савапларны алабыз микән? Яшь чагында армия хезмәтен үтәп кайткан ирләрне, җаһилияттә яшәдегез, бернәрсә эшләмәдегез, дип сүгәргә яратабыз. Әмма аларның күңелләрен тибрәтеп: “Сез шундый савапка ия булгансыз бит, инде хәзер саваплы гамәлләрегезне тагы да арттырыгыз”, - дип нәсыйхәт итсәк, котласак, берни дә югалтмабыз, иншә Аллаһ.

Чын ирләр чын аналардан туа, дисез. Кайдан белеп була – чын анамы ул-юкмы? Менә тагын ике атнадан 8 нче Март бәйрәме җитә, бөтен кеше аяктан яза инде чабып. Мин хатын-кызларны котламаска кирәк димим, әмма хатын-кыз булып туган өчен генә зурлауны дөрес дип санамыйм. Менә ноябрь ахырында Әниләр бәйрәме бар, ул ничектер бик тыйнак үтә безнең. Әни булсын өчен кыз кеше әле кияүгә чыгып, ким дигәндә, бер бала табарга тиеш бит әле...

Чын әни нинди булырга тиеш – башта шуннан башлыйк әле. Бүген безнең хатын-кызларыбыз өчен беренче чиратта уку мөһим, аннары акчалы эш, аннары карьера. Аннары вакыт калса, бәлки, берәр бәби табармын әле, ди ул. Кайсы кияүгә чыга алмый кала шунда, кайсының вакыт үтеп киткән була...

Бүгенге җәмгыятьтә шулай ук дөрес булмаган тагын бер күренеш бар. Берәр очрашуга чакыралар да, менә бу галимә хатын-кыз, менә шагыйрә хатын-кыз, менә җырчы хатын-кыз, менә депутат хатын-кыз, дип аны түргә утыртып куялар... Госсоветта йоклап утыру өчен хатын-кыз булу мәҗбүри түгел бит ул, аны ирләр дә эшли ала. Мин бу эшләрне хатын-кыз эшләмәсен дип әйтмим, әмма аның беренче вазыйфасы – бәби табып тәрбияләү, ул башта үз эшен эшләсен. Бүген, милләтне ничек саклап калырга, дип әллә нинди чаралар, форумнар уздыралар. Моның өчен ике генә әйбер кирәк: бөтен татар хатыны татарча сөйләшә торган ким дигәндә 3 бала үстерергә тиеш; шул балалар ун яшьтән намазны яратып, ихластан укый торган булырга тиеш. Милли-дини-демографик проблема шуның белән чишелеп бетә! Бүген һәр биш хатын-кызның берсе бәби таба алмый. Ике генә бала табып без милләтне алга таба алып бара алмыйбыз. Өч бала алып кайтмаган икән, ничу аны президиумга утыртып, профессиясе өчен мактарга!

Һәм икенчесе – ир баланы ничек тәрбияләргә? Хатын-кыз эш дип карьера дип йөреп бөтен тормыш йөген үз өстенә алды. Мин эшләмәсәм тормыш бармый, ди ул. Шулай итеп әрәмтамак ирләр тәрбияли, улларын ялкаулыкка өйрәтә. Малай күреп ята бит – бөтен тормышны әнисе тарта, акчаны әни таба. Ә акчаны кем таба – соңгы сүзне шул әйтә, шулай бит инде. Хәзер сорау туар: хатын-кыз эшләмәсә тормыш барырмы? Бөтен Көньяк халыкларында тормышны ир өстерәп бара бит, ә без булмый дибез.

- Ялгыз бала үстерүче хатыннар бик күп хәзер. Аларга нишләргә?

- Без бүген ире була торып, үз өстенә ир кеше вазыйфасын алган хатын-кызларны тәнкыйтьләдек. Тол хатыннарга килгәндә, толлык ике төрле булырга мөмкин. Ире вафат була, менә сугыш чорында безнең әбиләр ирсез килеш биш-алты баланы аякка бастырганнар. Берсе дә баласын ташламаган, берсе дә үз-үзенә кул салмаган. Аллаһы тәгалә аларга ныклык һәм улын чын ир-егет итеп тәрбияләргә мөмкинлек биргән, чөнки ул балалар аз гына кул астына керә башлау белән бүтән кешенең ирләре эшләгән эшне эшли башлаганнар. Әгәр син балаңны, менә әтиегез булмагач, сиңа эшләргә туры килә инде, дип эштән куркытмыйча үстерәсең икән – була ул. “Сәбәпсез талак сорап аерылган хатын җәннәтнең исен дә сизмәс”, - ди. Әгәр ирнең исен ошатмыйча, я анасын яратмыйм, дип кенә гаиләңнән киткәнсең икән, монда инде башкача килеп чыгарга мөмкин. Аннары ялгыз ана, улым әтиле кешедән ким булмасын, дип әй чаба, әй чаба инде ул, тик барып чыкмый. Улым кешедән ким булмасын димәскә, кеше булсын, дип әйтергә кирәк шул.

Ә гаиләне саклый торган иң төп механизм шәригатьтә беләсезме нәрсә? Мәһәр. Гарәпләрдә ул 20-30 мең доллар чамасы. Шуның хәтле мәһәре булмаган егет өйләнә алмый. Алар ни өчен килеп безнең кызларны алалар. Безнең кызлар әйбәт булган өчен түгел – буш булган өчен. Мәһәр тупламасам, өйләнә алмыйм, дип ул туганнан мал табарга омтыла. Менә бу мәһәрнең ир кешене тәрбияләүдәге роле. Ул ничек тә һөнәр үзләштерергә, эшләргә, әрәм-шәрәм итмәскә өйрәнә. Мәһәргә без бик салкын карыйбыз, егеткә авырлык китермик инде, дибез. Никах вакытында чын мәһәр дә бирә алмаган кеше киләчәктә синең кызыңны, оныкларыңны ничек карар? Гаиләсен ничек алып барыр? Гарәпләр мәһәрнең бер өлешен никахта, бер өлешен ун ел эчендә, калганын аерган очракта бирә. Менә ул, чыгып кит, күземә күренмә дип әйтерме, кызулыгы белән 3 тапкыр талак кычкырырмы хатынга зур байлык тоттырып чыгарып җибәрәсе булгач? Безгә дә бу механизмнан файдалана башларга кирәк.

- Хәзрәт, Сез үз улларыгызны ничек тәрбияләдегез?

- Мин эшкә өйрәтеп үстердем. Абзар тутырып мал-туар асрадык. Абзар җыештырырга, китап укырга куша идем. Ничек Мөхәммәд Мәһдиевне укымаска мөмкин инде? Кайткач эчтәлеген сорыйм, дип китәм. Олысы укырга бик яратмый, кечкенәсе мәктәпкә кергәнче үк романнар укый иде. Булаты: “Алмаз, синең өчен абзарны үзем җыештырам, теге китапның эчтәлеген миңа сөйләрсең инде”, - дип әйтә икән. Бозауга я йөгән, я казык кирәк булса, малайларга, барыгыз, тимерчедән ясатып алып кайтыгыз, дим. Әниләре: “Син бит экономист кеше, телефоннан шалтыратып әйтсәң, хәзер эшләп бирәләр инде аны”, - ди. Мин шалтыратсам, китереп тә бирергә мөмкиннәр. Ә монда малай бара, кешесен таба, сөйләшә, эшләтә, аны күтәреп алып кайта... Аннары мин һәрвакытта аларның кеше белән аралашуын хупладым, бервакытта да: “Клубка чыкмагыз, кинога бармагыз”, - дип өйрәтмәдем. Имам Газзәли: “Изгелек ул кешеләрдән качу түгел, син кешеләр арасында йөр, тик алар эшләгән әшәкелекне эшләмә”, - дигән.

Нәүбәһар КӘБИРОВА язып алды

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы