Сәһү сәҗдәсе

03 октябрь 2017 ел 10:40

Сәһү сәҗдәсе

Сәһү сәҗдәсе − намаздагы җитешсезлекне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә.  Намазның фарыз өлешләренең берәрсе кичектерелсә яисә ваҗибләренең берәрсе төшереп калдырылса яки кичектерелсә, сәһү сәҗдәсе башкарыла. Мәсәлән, витр намазында кунут догасын укырга онытылса; әгәр «Фәтихә» сүрәсеннән соң өстәмә сүрәне укырга онытып, рөкүгъка кителсә. Бу хаталарны төзәтер өчен сәһү сәҗдәсен кылырга кирәк һәм бу ваҗиб гамәл булып тора.

Фарызларның берсен генә дә булса белә торып яисә онытканлык белән төшереп калдыру намазны бөтенләй боза һәм сәһү сәҗдәсе кылып аны төзәтеп булмый. Мондый очракта намазны яңадан укырга кирәк. Намазның ваҗиб өлеше белә торып төшереп калдырылса, сәһү сәҗдәсе кылып моны да төзәтеп булмый. Бу очракта намазны шулай ук яңабаштан кылырга кирәк. Намазда берничә хата җибәрелсә, бер сәһү сәҗдәсе кылу җитә.

Намаз беткәннән соң сәһү сәҗдәсен кылырга онытып сәлам бирелсә һәм урыннан торып китсә, бу намазны яңадан укырга кирәкми.

Сәһү сәҗдәсе кайчан һәм ничек кылына 

Намазның бер фарыз яки ваҗиб өлешен кичектергән, яисә онытканлык белән ваҗибне үтәмәгән кеше соңгы утырышта бары тик «Әттәхиятне» укып уң якка сәлам бирә. Аннары соң  «Аллаһү Әкбәр» дип сәҗдә кыла һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-әгълә» дип әйтә, аннан соң ике сәҗдә арасында утырып тора һәм «Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп кабаттан сәҗдә кыла, сәҗдәдә чакта 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-әгълә» дип әйтә. «Аллаһү Әкбәр» дип торып утыра һәм «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догасын укый, соңыннан ике якка да сәлам бирә. Сәһү сәҗдәсе шул рәвешле башкарыла.

Җәмәгать белән намаз кылганда имам ялгышса, ул бары тик уң якка сәлам бирә, аннары соң сәһү сәҗдәсе кыла һәм ялгызы намаз кылган кеше шикелле намазны тәмамлый.

Тиләвәт сәҗдәсе

Коръәннең кайбер аятьләре укылганнан соң  «тиләвәт сәҗдәсе» дип аталган сәҗдәне кылырга кирәк. Мондый аятьләр Коръәндә 14 урында очрый. Бу таләп аятьләрне ишеткән кешегә дә, аларны укыган кешегә дә кагыла. Тиләвәт сәҗдәсе – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре.

Намаз кылу фарыз булган һәркемгә тиләвәт сәҗдәсен кылу да фарыз. Хатыннар хәез вакытында һәм бала тапканнан соң чистарыну чорында тиләвәт сәҗдәсен кылмыйлар.

Намазда тиләвәт сәҗдәсен башкару кагыйдәләре

1. Намаз укыганда сәҗдә аятеннән соң Коръән укуны дәвам итү теләге булса (өч аятьтән күбрәк), бу аять артыннан ук бер тапкыр тиләвәт сәҗдәсе кылына. Шуннан соң намаз кылучылар кыямга кире кайталар һәм Коръән укуны дәвам итәләр.

2. Мондый аять соңгы аять булса яки аннан соң өч яки аннан кимрәк аять укылса, бу очракта тиләвәт сәҗдәсе кылмыйлар, намазны гадәттәгечә дәвам итәләр.

3. Намазда укылган сәҗдә аятен бу вакытта намаз укымаган берәрсе ишетсә, ул да тиләвәт сәҗдәсе кылырга тиеш була. Кемдер намаз кылганда берәүнең намаздан тыш сәҗдә аятен укыганын ишетсә, тиләвәт сәҗдәсен намаздан соң кыла.

4. Намазда сәҗдә аятьләрен укыган кеше тиләвәт сәҗдәсен намазда вакытта ук кыла, ә намаз беткәннән соң кылмый.

5. Имам намазда сәҗдә аятьләрен укыса, ул үзе дә, аның артында намаз укучылар да тиләвәт сәҗдәсен кылалар.

Намаз укымаган вакытта тиләвәт сәҗдәсен кылу кагыйдәләре

1. Тиләвәт сәҗдәсе тәһарәтле килеш башкарыла.

2. Гаүрәтең ябылган хәлдә кыйблага карап басырга һәм тиләвәт сәҗдәсе кылыга дип ният итәргә.

3. Кулларны күтәрмичә «Аллаһу әкбәр» дип әйтергә һәм сәҗдә кылырга. Сәҗдәдә чакта 3 тапкыр  «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» диергә.

4. «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтеп торып басырга. Шул сүзләрне әйтү мөстәхәб (саваплы) була:

غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِر

«Гуфрәнәкә Раббәнә вә иләйкәл-мәсыйр»

«Синең гафу итүеңне үтенәбез, Раббыбыз, һәм Синең хозурыңа булачак кайтуыбыз».

6. Тиләвәт сәҗдәсе 1 кат кына һәм сәламсез башкарыла.

 Коръәндәге сәҗдә аятьләре

1. «Әгъраф / Пәрдә», 7:206

2. «Рәгыд / Күк Күкрәү», 13:15

3. «Нәхел / Умарта Кортлары», 16:48

4. «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:107

5. «Мәрьям», 19:58

6. «Хаҗ», 22:18

7. «Фуркан  / Аеручы», 25:60

8. «Нәмел / Кырмыска», 27:25

9. «Сәҗдә», 32:15

10. «Сад», 38:24

11. «Фүссиләт / Аңлатылды», 41:37

12. «Нәҗем / Йолдыз», 53:63

13. «Иншикак / Ярылмак», 84:21

14. «Галәк», 96:19

Шөкер сәҗдәсе

Төрле бәла-казалардан котылганнан соң, яки кеше тормышында берәр төрле шатлыклы вакыйга булса, ул кеше шөкер сәҗдәсен кылырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне белдергән мондый сәҗдә нәкъ тә тиләвәт сәҗдәсе кебек башкарыла. Әбү Бәкернең радыйаллаһу ганһү хәбәр итүенчә, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм яхшы хәбәрләр алган чагында шөкер сәҗдәсе кыла торган булган[1]. Шөкер сәҗдәсе − мөстәхәб, әмма аны намаздан соң ук башкару мәкруһ була, чөнки белеме җитәрсез булган кешеләр бу сәҗдәне намазның бер өлеше дип уйларга мөмкиннәр. Әлеге сәҗдәне мәкруһ вакытлардан тыш теләсә кайсы вакытта кылырга була.

 

[1] Имам Ибн Мәҗә, «Камәт», 192

Башка материаллар

Намаз төрләре

1. Фарыз – мәҗбүри намазлар. 2. Ваҗиб – тиешле намазлар. 3. Нәфел – өстәмә намазлар.

03 октябрь 2017 ел 10:28

Намаз кайсы вакытларда укыла?

Биш вакыт фарыз намаз бар: иртәнге намаз (әл-фәҗр), өйлә намазы (әз-зөхер), икенде намазы (әл-гаср...

03 октябрь 2017 ел 10:23

Кемнәр намаз укырга тиеш?

Намазның Аллаһы каршындагы әһәмияте турында шундый факт әйтеп тора: Исламның нигезләрен үтәргә...

03 октябрь 2017 ел 08:59
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана