Рамазан аеның соңгы көннәрендә һәр мөселман фитыр сәдакасын бирергә тиеш. Бүген Әлки мөхтәсибәтенең Карага авылы мәхәлләсе картлары имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт белән берлектә фитыр сәдакасы өләште. Ел саен элеге сәдака "Каенкай" балалар һәм яшүсмерләрне социаль сыендыру урынына һәм Юхмачы картлар һәм инвалидлар йортына тапшырыла. Рамазан аенда элеге мәрхәмәтле эшләрне Аллаһы Тәгалә кабул әйләсен.
Әлки мөселманнары фитыр сәдакасы өләште
23 июнь 2017 ел 13:55
Соңгы яңалыклар
Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре татарча диктант язды
16 октябрь 2023 ел 10:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы