Балтач мөхтәсибәтендә җомга көнне мөслимәләребез рамазан аенда гомрә кылган кардәшләребез белән очрашты. Кунакларның ихлас йөрәктән сөйләгән фикер-кичерешләрен йотлыгып тыңлап, бик күп нәсыйхәт, дәрес алды, изге җирләргә ымсындырган вәгазь белән рухланды туташ-ханымнарыбыз. Санаулы көннәрдән хаҗ сәфәренә кузгалучылар өчен аеруча файдалы, кирәкле булды бу очрашу.