Бүген Буа районы Тенкәш авылында хатын-кызлар өчен мәчет каршындагы курсларның беренче дәресе узды. Дәресне ислам дине нигезләре мөгаллиме Гөлгенә Сәләхова алып барды.
Дәрестә ислам дин гыйлеме алу турында нәсыйхәт сүзләре белән мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте белгече Шамил хәзрәт Вәлиуллин, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин һәм мөслимәләр берлеге рәисе Гөлирә Шәйдуллина чыгыш ясады. 12 укучыдан торган төркем һәр чәршәмбе иртәнге тугыздан өйлә намазына кадәр белем алачак.