23 октябрьдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов дини оешмаларда хезмәт куючы имамнар белән очрашты. Чара “түгәрәк өстәл” форматында узды.
Очрашу барышында район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншинның Югары Ослан мөхтәсибәтенең агымдагы 2017 ел эшчәнлеге һәм районда дини экстремизмга каршы тору чараларына караган отчёты тыңланды. Шулай ук райондагы миграцион ситуация турында катнашучылар алдында Россия Эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча “Югары Ослан” муниципальара бүлек начальнигы Марсель Дәүләтшин чыгыш ясады. Моннан тыш, дини оешмаларга җир кишәрлекләрен теркәү, мәйданчыкларны тәртипкә китерү һәм яшелләндерү, биналарның террорчылык куркынычыннан имин булу мәсьәләләре каралды.