Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы имамнар җыелышы узды. Әлеге чара Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм авыл имамнары катнашында үтте.
Марсель хәзрәт Салаватуллин имамнарга мәчет документларын барлап бетерергә кушты, эшләре төгәлләнеп килүче мәчетләрнең исемлеген атады.
Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләрне аңлатып үтте, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген искә төшерде.
Фәһим хәзрәт Сөләйманов зиратлар буенча эшләнәсе эшләр турында сөйләде.
Мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов үзенең чыгышында таләпләргә каршы килмичә, бердәм булып эш алып барырга боерды.
Шамил хәзрәт Вәлиуллин авыл имамнарына гошер садакалары җыеп алып килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, Илмир хәзрәт имамнарның актив булуларын ассызыклады.
Имамнар ноябрь аена намаз вакытларын алып, догалар кылып, әзерләнгән тәмле ризыклар белән тукланып мәхәлләләренә таралдылар.