26 ноябрьдә Чистай шәһәренең “Иман” мәчетендә гадәти булмаган турнир узды.
Чистай мөхтәсибәте үсеп килүче буынга зур әһәмият бирә. Чистайның барлык мәчетләрендә укулар оештырылган. Мисал өчен, “Иман” мәчетендә һәр якшәмбе 14.00 сәгатьтә малайлар өчен, ә “Әнәс” мәчетендә пәнҗешәмбе көнне 16.00 сәгатьтә, якшәмбе 10.00 сәгатьтә балалар укырга килә. Алар Коръәнне дөрес укырга, Ислам нигезләренә өйрәнәләр.
Мөгаллимнәр Тимур хәзрәт Матвеев һәм Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин, “Иман” мәчете имам-хатыйбы дәресләрне кызыклы итеп алып баралар, дәресләр PlayStation 4 уены ярдәмендә үтә. Якшәмбе көнне әлеге уен нигезендә турнир узды. Уеннан соң төшке аш оештырылды.