24 ноябрьдә Буа мәдрәсәсе янында торучы тирә-күршеләр белән Мәүлид мәҗлесе узды. Сүзне мәдрәсәнең мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап җибәрде. Ул күршеләрне Мәүлид ае белән тәбрикләде, күрше хакы Аллаһы хакы, күршеләр белән дус-тату яшәргә кирәк диеп вәгазь сөйләде. Мөдир ярдәмчесе Мөслим хәзрәт Кәримов үз чыгышында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында мәгълүмат җиткерде, киләчәктә дә шулай күшеләр белән аралашып яшәргә насыйп булсын диеп теләкләр теләде. Мәҗлес ахырында күршеләр тарафыннан мәдрәсә колективына, мәдрәсәнең эше шулай дәвамлы булсын дигән теләктә калдылар.
Күршеләр белән Мәүлид бәйрәме
27 ноябрь 2017 ел 11:52
Соңгы яңалыклар
Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре татарча диктант язды
16 октябрь 2023 ел 10:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы