28 ноябрь көнне Буа мөхтәсибәте “Хаҗилар” мәчетендә Әниләр бәйрәмен оештырды. Мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов Мәүлед ае керү һәм Әниләр көне белән Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт исеменнән чын күнелдән котлады. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салалАллаһу гәләйһи вәссәлам турында үтемле вәгазен җиткерде.
Бу бәйрәмне Буа мөслимәләр җитәкчесе Гөлирә ханым алып барды. Ул: “Әниләрне хөрмәт итү ислам динендә зур урын алып тора”, – дип үз чыгышын башлап җибәрде. Бик матур эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аннан сүзне мөгаллимә Равия абыстай Дәүләтшинага бирде. Равия абыстай Коръән укыды һәм касыйдәләр башкарды. Асыя абыстай дога кылды.
Мәүлидкә дип әзерләнгән мул табында утыручы район һәм авыллардан килгән апаларга сүз бирелде. Алар әниләр һәм Пәйгамбәребез турында бик оста мөнәҗәтләр, бәетләр башкарды.
Сөләйманова Гөлсинә абыстай килүчеләргә үзенең рәхмәтен белдерде. Кунаклар, бик зур рәхмәтләр әйтеп, тагын шулай матур итеп очрашып торырга язсын, дип таралыштылар.