7 декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә балаларга өстәмә белем бирү курсларында укучы мәктәп яшендәге балаларның ата-аналар җыелышы узды.
Җыелышны мәдрәсәнең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов алып барды. Хәзрәт ата-аналарга ислам диненең, балаларга кече яшьтән дини гыйлем бирүнең никадәр мөһим булуын Коръәннән аятьләр, хәдисләр белән бәян итте.
Хәзерге вакытта балаларга дини фәннәр укытыла, шуның белән беррәттән Коръән ятлау буенча өстәмә дәресләр оештыру күздә тотыла. Кызларга өстәмә белем бирү курсларында Зөлфия ханым Зәйнуллина, ә ир балаларга Асылбек хәзрәт Фазилов дәресләр бирәчәк.
Уку-укыту эшләре буенча мәдрәсәнең директор урынбасары Радия ханым Хәсәнова да ата-аналар алдында чыгыш ясады. Мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.
Җыелыш бик җанлы рәвештә үтте. Ата-аналарның төрле сорауларына хәзрәтләр, мөгаллимәләр уңай җавап бирделәр.