Бөгелмә үзәк мәчетендә бәйрәм чарасында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазь укыдылар. Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин җыелучылар алдында чыгыш ясады һәм: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килү белән Аллаһы Тәгаләдән нинди рәхмәт килгәнен фикерләп, рабигыль-әүвәл аен үткәрү өчен сезнең искиткеч мөмкинлегегез бар. Безгә күп вакытыбызны изге гамәлләр, өстәмә намазлар укып, салаватлар әйтеп үткәрергә кирәк”, – дип билгеләде.
Очрашу барышында Бөгелмә һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшырды һәм барлык кешеләргә дә нәтиҗәле эш өчен рәхмәтен җиткерде.