Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте карамагындагы мәчетләрнең имамнары өчен өч көнлек курслар оештырылды. Имамнар катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы укуларда катнаштылар, дөньяви җәмгыятьтә мөселман оешмаларының икътисадын үстерү, кешене кабалага төшерә торган ипотека мәсьәләсен хәл итү юллары һ.б. турында сөйләштеләр, бәхәсләштеләр... Курсның икенче көнендә, имамнар Россия ислам институты укытучысы Мөхәммәт Моратовның “Яңа гасыр. Фикх мәсьәләсе” дигән темага лекциясен тыңладылар, үз фикерләрен белдерделәр, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.
Хәзерге заманда мөселманнар өчен көндәлек тормыштагы мәсьәләләрне хәл итү мөһим. Аларның барысы да диярлек, финанс-хокук мөнәсәбәтләренә, ислам хокукына бәйле.
Мөхтәсиб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вакф милке буенча революциягә кадәр татар халкының зур тәҗрибәсе турында сөйләде. Хөсәенов, Акчуриннар, Рәмиевләр кебек байларның меценатлык белән шөгыльләнгәнен, динебезнең ныклы финанс терәге булганнарын телгә алды. Гомумән, патша Рәсәендә мөселман дини оешмалары вакф хисабына гына яшәгәннәр. Бүгенге көндә вакф милке мисалы итеп, кайбер мәчетләр карамагындагы кибетләрне китерде. Алардан килгән табыш мәчет эшчәнлеген алып барырга ярдәм итә.