15 февраль көнне Кырык Садак авылы мәчетендә вәгазь кичәсе булып узды. Кичәгә Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре дә чакырылган иде.
Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләргә тукталып үтте. Авыл халкының дингә, гыйлемгә омтылырга тиешлеген искәртте. Хәзрәт мәчеттәге дин кардәшләребезгә ислам дине нигезләре турында сөйләде. Ул башкаларга караганда иң җиңел дин икәнлеген дәлилләде.
Буа шәһәрендә төзелеп килүче яңа мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин туганлык җепләре турында сөйләде. Моңа мисал итеп ул Кырык Садак авылында гомер итүче Халиевлар нәселенә тукталды. Шамил хәзрәт мәчеткә килүчеләргә ислам дине буенча яшәп, туганнар белән тату булырга өндәде. Ошбу очрашулар дәвамлы булса иде дип теләктә калды Кырык Садак авылы халкы.