4 нче март көнне Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында мөселманнар арасында мини-футбол буенча төбәкара ярышлар узды. Чара Әгерҗе районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Футболчыларны сәламләү өчен Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килде. Ул төрле төбәкләрдән килгән спортчыларга дуслык һәм бердәмлек ярышларында уңышлар теләде.
Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев фатихасы белән ярышлар башланып китте. Ярышларда Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ямурза авылы, Можга, Сарапул һәм Ижау каласыннан тугыз команда катнашты.
Ярышларда беренче урынны Түбән Каманың “Мәчет“ командасы яулады, икенче урында Ижауның “Әл-Фуркан“ командасы, өченче урында Яр Чаллының "Кәүсәр" командасы калды.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.