Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы узды

25 апрель 2018 ел 17:50
Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы узды

24 апрельдә Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул гадәттәгечә “Нур-Ихлас” мәчетендә үткәрелде. Җыелыш башлыча рамазан аена әзерлек мәсьәләсенә багышланды. Бу уңайдан төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли имамнарны Казыйлар шурасы утырышы карарлары белән таныштырды. Ошбу темага фикер алышканнан соң гомумшәһәр ифтары уздырырга, шәһәр проспектларын, мәчет яннарын рамазан аена багышланган баннерлар белән бизәргә, һәр мәчеттә Коръән хәтем кылуны оештырырга  килешенде. Бу эшләрдә барлык мәчетләр дә катнашачак.

Җыелышта шулай ук мәчетләрдә эчке тәртипне ныгыту буенча фикер алышу булды, әңгәмәләрдә, вәгазьләрдә күбрәк әдәп-әхлак темаларын яктырту, мәчетләрдәге дини китаплар картотекасын төзү кирәклеге күрсәтелде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана