Якшәмбе көнне Алабуга районы Дөм-Дөм авылы мәчете янындагы мәйданда авылдашлар тарафыннан җиләк-җимеш агачлары утыртылды. Бу бакчаны булдыру ниятен авылның имам-хатыйбы Галиев Илшат Фоат улы башлап жибәрде. Можга шәһәре питомнигыннан алмагачлар, грушалар, жасмин үсентеләре сатып алып кайтарылды. Бакчага агачлар утырту өмәсендә мәктәптә укучы балалар, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм авылыбыз өлкәннәре катнашты. Киләчәктә бу бакча тәмле алмалары, хуш исле грушалары белән авылдашларыбызны сөендерер, ин шә Аллаһ.
Алабуга мөселманнары алмагачлар утыртты
03 май 2018 ел 09:30
Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы