5 июнь көнне Мамадыш районының Алгай авылы мәчетендә авыл халкы катнашында ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗлестә район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт тә катнашып, вәгазь сөйләде. Коръән укып, дога кылынды.
Шушы мәҗлесне оештыруда ярдәм күрсәткән авыл җирлеге башлыгы Илгизәр һәм аның җәмәгате Гөлзия Сәлаховаларга, аларга ярдәм иткән апаларга рәхмәтләрен җиткерде Илһам хәзрәт.