Изге Рамазан ае тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Районыбызның авыл җирлекләрендә дә ифтар ашлары үткәрелә. Авыз ачтыруны хәзер аерым йортларда гына түгел, мәчетләрдә дә авылның барлык мөселманнарын җыеп үткәрү гадәткә керде. Ураза тоткан халыкны шулай бергә җыеп, Коръән сүрәләре, вәгазьләр укып, хәләл сый-нигъмәтләр белән авыз ачтыру бик саваплы гамәл.
Әнә шундый саваплы ифтар ашы районыбызның Чуракай авыл җирлегендә 6 июнь көнне үтте. Барлык авылдашлар, мөселманнар өчен мәктәп бинасында үткәрелде ул. Ифтар мәҗлесен әлеге авылда яшәүче Назыйм Шәехов гаиләсе һәм балалары оештырды. Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән беррәттән Төркиядән килгән Ариф хәзрәт тә катнашты биредә. Вәгазь сөйләнде, шулай ук килгән кунаклар, авылдашлар төзекләндерүдән соң Чуракай авыл мәктәбе белән таныша алдылар.
Тәравих намазы исә Чуракай авыл җирлегенең Шәмсун мәчетендә укылды.