Кичә Чистай мөхтәсибәтендә җыелыш уздырылды. Бу – район имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов хаҗдан кайтканнан соң үткәрелә торган беренче җыелыш. Анда Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та катнашты.
Имам-мөхтәсиб хаҗда булуга карамастан, мөхтәсибәт үзенең эшчәнлеген туктатмаган. Төрле чаралар, очрашулар уздырылган, ислам үзәгендә исә өч бүлмәне төзекләндерү эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта калган бүлмәләрне тәртипкә салу дәвам итә.
Җыелышта мөхтәсибәт бүлекчәләре җитәкчеләре башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Шушы көннәрдә Чистай мөхтәсибәте «Экстремизга – юк!» ункөнлеге кысаларында велойөреш һәм «Аеклык көне» оештырачак.