Татарстанда гошер җыю дәвам итә. Җыелган сәдакалар республикабызның социаль учреждениеләренә, дини уку йортларына таратыла.
Бүген Балык бистәсе мөхтәсибәте Казанга ике тонна яшелчә алып килде. Әлеге районның Тәберде Чаллы, Күгәрчен, Котлы Бүкәш авылларыннан җыелган гошер Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә тапшырылды.
Аллаһы Тәгалә барлык бирелгән гошер сәдакаларын кабуллардан әйләсен.