Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә “Мөселман кызы” дип исемләнгән яңа клуб үз эшен башлап җибәрде.
Беренче дәрескә кызлар бик күп килгән иде. Бу - ата-аналарның балаларына дини тәрбия бирүгә бик җитди һәм җаваплы каравын күрсәтә торган дәлил.
Кече яшьтә булуларына карамастан, кызлар Ислам турындагы вәгазьне дикъкать белән тыңлады. Очрашу уен, сорау-җавап рәвешендә бик кызыклы узды. Ислам нигезләре һәм Коръән өйрәнү дәресләреннән соң, төрле кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Үзара якыннанрак танышсын, ныграк дуслашсыннар өчен дәресләр арасында балаларга бер-берсе белән аралашу, уйнау өчен дә вакыт бирелә.