Кичә, 22 ноябрьдә, Чистайның “Эниләр” мәчете иганәчеләре укырга йөрүче бер төркем хатын-кызларга әниләр көне уңаеннан зур бүләк ясады: аларга Казан шәһәренә экскурсия оештырды. Мәчетне төзергә булышкан Халидә ханым Гарифуллина һәм мөгаллимә Әминә ханым Нуруллова җитәкчелегендәге 17 кешедән торган бер төркем хатын-кызлар башкаладагы "Кол Шәриф", "Нурулла" һәм “Туган авылым” комплексы мәчетләрендә булды, Казанның башка истәлекле урыннары белән танышты.
Мөслимәләр Аллаһы Тәгаләнең әниләрне чыннан да шундый зур бөеклеккә кутәргәненә тагын бер кат сөенеп, Казан шәһәренә сәфәрне оештырганнары өчен, иганәчеләргә чиксез рәхмәтләрен белдерде.