Җыелышта Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, көтеп алган кунагыбыз Казан шәһәре Шамил мәчетенең имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов катнаштылар.
Коръән укыганнан соң сүзне мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов алды. Ул Мәүлед бәйрәме белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмдә мәктәптә укый торган кызлар - мәдрәсә шәкертләре, шигыйрьләр сөйләп, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мөгаллимнәр үзләренең Мәүлед бәйрәменә багышланган теләкләрен җиткерделәр.
Мәхмүт хәзрәт үзенең үтемле вәгазен сөйләп, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең сөннәтләрен үтәп, аңа куп салаватлар әйтеп яшәргә өндәде. Әниләр бәйрәмнәре белән котлап үтте.
Ахырда Мәхмүт хәзрәт тарафыннан Коръән укылды, салават әйтелде, догалар кылынды. Мәҗлес мул табын артында дәвам итте.