Шушы көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте имамнары Казан шәһәрендә квалификация арттыру курсларын узып кайтты.
Әлеге курсларда аларга мирас фәне, тәфсир, исламдагы төрле секталар һәм юнәлешләр, психология, гакыйдә, татар ислам галимләре тарихы, ислам дине нигезләре укытылды. Буш вакытта алар булачак Корьән хафизлар дәресләрендә дә булдылар, ә Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт чалма чалу ысуллары буенча мастер-класс үткәрде. Югары Ослан районының 10 имам-хатыйбы әлеге курсларны узып, шәһәдәтнәмә алды.