Кичә өйлә намазыннан соң Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме уздырылды. Чарага башкала имам-мөхтәсибләре һәм имамнары чакырулы иде. Бәйрәмдә шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге катнашты.
Мәүлидтә хәзрәтләр Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ турында вәгазьләр сөйләде, Казан ислам көллияте студентлары мөнәҗәтләр әйтте.