Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә имамнарның 2018 ел йомгакларына багышланган хисап җыелышы уздырылды. Чарада Татарстанның Көньяк-Көчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шәһәр һәм район имамнары катнашты. Җыелыш традицион рәвештә Коръән укудан башланды.
Имамнар 2018 елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр.
Имам-мөхтәсиб хатын-кызлар өчен оештырылган чаралар, "Яшь мөслимә" клубы эшчәнлеге, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен түгәрәкләр, барлык теләүчеләр өчен Коръән уку, шулай ук татар теле курслары эшләве хакында бәян итте. Ул Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан үсеп килүче буынны рухи-әхлакый тәрбияләү, тамырларыбызны барлау, шулай ук татар телен өйрәнү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Марат хәзрәт Мәрданшин мөхтәсибәт эшчәнлеген уңай бәяләп, имамнарга рәхмәт белдерде.