Бүген, 17 гыйнварда, Түбән Кама Үзәк мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Анда катнашучылар өч номинациядә көч сынашты: беренче төркемгә - 3 ел белем алучылар, икенче төркемгә - 6 ел һәм өченче төркемгә 6 елдан артык белем алучылар кертелде.
Бәйгедә катнашу өчен төрле яшьтәге 38 хатын-кыз гариза тапшырган. Түбән Камада мондый конкурслар даими рәвештә үткәрелә. Хөкемдарлар составында гарәп теле һәм Коръән укырга өйрәтү мөгаллимәләре бар иде. Миләүшә Латыйпова, Гөлсинә Галимова һәм Асия Корбиева үз номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Коръән уку бәйгесе бирегә килгән һәркемнең күңелендә тирән кичерешләр калдырды, күпләренең күзләре яшь бөртекләренә чыланды. Ә җиңүчеләргә исә Мәккәдән кайтартылган изге зәмзәм суын бүләк иттеләр.