“Госман” мәчете каршында ислам нигезе дәресләре даими оештырыла. Быелгы уку елында да укытучылар үзләренең дәресләрен бик яхшы оештырып алып баралар. Равия ханым, Фирдәвес, Зәкия, Дөлфидә ханымнар дәресләрен үтемле итеп үткәрәләр. Ике елдан бирле Баһаветдинов Рөстәм хәзрәт ир-атлар өчен укулар алып бара. Ул Коръән-Кәримне уку серләренә төшендерә.
Ислам тәрбиясе, гакыйдәсе, әхлагы, гыйбадәт нигезләре, Пәйгамбәрләр тормышы, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең хәдисләре, Коръән уку кагыйдәләре, мөселман бәйрәмнәре, йолалары турында азсызыклап аңлатыла. Өлкән буыннардан калган мөнәҗәт- зикерләрне алмашалар.
Коръән-Кәримне дөрес итеп укуга игътибар күбрәк бирелә.