30 гыйнвар көнне Югары Ослан районының "Яшьләр һәм яшүсмер балалар клубы" бинасында фәнни практик конференция булып узды. Бу кичәдә Югары Ослан мөхтәсибәте һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, гимназия һәм район мәктәп укучылары катнаштылар. Чаралар имам-мөхтәсиб Гали хәзрәтнең чыгышы белән башланды. Югары Ослан Татар конгрессы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина чыгышы, мәктәп укытучыларының һәм балаларының әзерләнгән чыгышлары белән аралашып барды. Чыгыш ясаучылар шәхес тәрбияләгәндә төп урынны дини-әхлак тәрбиясе алып торганын һәм аның хезмәт тәрбиясе белән бергә булуын азсызыклап үттеләр. Катнашучы балалар мөхтәсибәт тарафыннан Ислам тәрбиясенә багышланган документаль фильм карадылар һәм кичәнең икенче өлеше – укучы балаларның 3 төркемгә бүленеп, Ислам нигезләренә багышланган викторина белән дәвам итте. Иң зур балл җыючылар Югары Ослан гимназиясе, районның урта мәктәбе, Матюшино һәм Веден бистәсе мәктәбе укучылары булдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар алдылар. Барлык катнашучылар да төрле - төрле бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге чаралар дога уку һәм төшке аш белән төгәлләнде.
Югары Осланда укучылар белән Исламда әхлакый тәрбия конференциясе һәм ислам нигезләренә багышланган викторина булып узды
31 гыйнвар 2019 ел 13:38
Соңгы яңалыклар
Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды
31 октябрь 2022 ел 11:07
Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67нче номерлы мәктәбендә тантаналы чараларда катнашты
18 октябрь 2022 ел 14:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы