Буа районы Чәчкап авылы мәчете каршындагы курсларда 71 кеше дини гыйлем ала

19 февраль 2019 ел 09:34
Буа районы Чәчкап авылы мәчете каршындагы курсларда 71 кеше дини гыйлем ала

Кичә Буа мөхтәсибәтенең төшерү төркеме Чәчкап авылының яңа мәдрәсәсендә булып кайтты. Биредә барлыгы 71 кеше дини гыйлем ала. Олысы да, кечесе дә бик теләп белем туплый.  Аларны Гөлшат ханым Каюмова белән Нәсих әфәнде Шәрәфетдинов укыта. Мәдрәсәдә Коръән уку, әдәп-әхлак, гыйбадәт кылу тәртипләре аңлатыла.

Чәчкап авылы элек-электән дини авылларның берсе булып саналды. Анда халык ислам дине гыйлеме алу белән мәшгуль. Әлегә кадәр авыл мәчете янындагы кечкенә генә мәдрәсә халыкка дин дәресләрен алу өчен хезмәт итте. Еллар үтү белән, шәкертләр саны артты. Шул сәбәпле, халык киңәшләшеп, 2017 елның  көзендә мәчет ишегалдында яңа мәдрәсәгә нигез салды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана