Бу көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте район үзәк мәчетендә "Ислам диненең гаиләгә карашы" дигән темага кичә үткәрде. Әлеге чараларда Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Югары Ослан районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльмира Яруллина, район имамнары, мәчетләр каршындагы укучылар, инвалидлар һәм картлар йортыннан олы яшьтәге инвалидлар, кунаклар катнаштылар. Кичә Корьән аятьләрен уку һәм район мөхтәсибе Гали хәзрәтнең сәләмләве бәлән башланып китте. Эльмира ханым үзенең чыгышында кыскача гына районда 2018 елда теркәлгән никахлар , аерылучы гаиләләр саны, бу саннарны республикадагы күрсәткечләре белән чагыштырды. Рөстәм хәзрәт яшь гаиләләрдә булган проблемалар, аларны чишү юлларын азсызыклап үтте, ничек гаиләдә тату яшәргә, ата-аналарына ничек күркәм балалар үстерергә, ир хатынына ничек гаилә тормышында үзләренең вазыйфаларын билгеләү юлларын ачыклады. Кичәдә катнашучыларга бүләккә Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең "Хозур" нәшрияты бастырган "Тәрбияле хатын" китабы һәи "Мөселманнар" газетасы таратылды. Чаралар җәмәгать намазы һәм кичке аш белән тәмамланды.
Югары Ослан районында "Ислам диненең гаиләгә карашы" дигән кичә уздырылды
22 март 2019 ел 16:54
Соңгы яңалыклар
Буа мөхтәсибе фаҗигале рәвештә дөнья куйган райондашларны искә алу чарасында катнашты
05 февраль 2024 ел 20:24
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы