Кукмарада дини бәйгеләр узачак

26 март 2019 ел 15:22
Кукмарада дини бәйгеләр узачак

Коръән укучылар бәйгесе

   30 март шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Анда барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк. Бәйгедә түбәндәге номинацияләр билгеләнә:

1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү (балалар өчен);

2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү (“Фил”дән  “Нәс”кә кадәр);

3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән  “Нәс”кә кадәр);

4. “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен яттан белү.

   10, 20 сүрә, шулай ук “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләре төркемнәрендә  олылар да, балалар да  катнаша  ала. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар  аерым  ярышачак. Һәр катнашучыга күчтәнәч, 1-2-3 нче урын алучыларга бүләк тапшырыла. Башлана 8 сәг. 30 минутта.

Дога кылучылар бәйгесе

    30 март шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында Дога кылучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә олылар катнаша ала. Шарты – татар телендә “багышлау” догасын укып күрсәтү. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучының дога кылу вакыты 2 минуттан артмаска тиеш. Бәя бирүче хәзрәт-абыстайлар катнашучыларның дога төзелешенә, тел осталыгына, дини терминнарның дөрес куллануына, доганың үтемле-ихлас булуына игътибар итәчәк. Һәр катнашучыга истәлекле бүләк бирелә, бәйгедә җиңүчеләр исә Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнә. Башлана 8 сәг. 30 минутта.

Намаз укучылар бәйгесе

  30 март шимбә көнне Кукмара Үзәк мәчете бинасында Намаз укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк:

   Беренче төркем – мәктәпкәчә яшендәге һәм 1 - 2 сыйныф балалары. Шарты – 2 рикәгатьле намаз укып күрсәтү, кыска сорауларга җавап бирү.

   Икенче төркем – 3 - 4 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

   Өченче төркем – 5 - 6 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не, Азанны, азан догасын һәм “Аллаһүммә тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Фатиха” сүрәсенең тәфсирен белү, кыска сорауларга җавап бирү.

   Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучыга истәлекле бүләк һәм күчтәнәч бирелә, бәйгедә җиңүчеләр исә Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнә. Башлана 8 сәг. 30 минутта.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана