31 март көнне “Госман” мәчетендә Буа мөхтәсибәте 1 сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка кадәр укучы малайлар һәм кызлар арасында “Намаз уку бәйгесе” оештырды. Чарада Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, аксакаллар рәисе Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин катнашты.
Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
Малайлар арасында: 3-4 сыйныф
1 урын - Хәсәнов Самир
2 урын - Шәвәлиев Динар
3 урын - Шәрәфетдинов Илназ
Малайлар арасында: 5-6 сыйныф
1 урын - Яруллин Алмаз
2 урын - Исхаков Рамазан
3 урын - Гыйбадуллин Фаил
Кызлар арасында: 5-6 сыйныф
1 урын - Хисмәтуллина Халисә
2 урын - Җамалетдинова Асия
3 урын - Бараева Зәринә
Кызлар арасында: 7 сыйныф
1 урын - Сафиуллина Сумайя
2 урын - Хисмәтуллина Халиса
3 урын - Хисмәтуллина Мәликә
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар әзерләнгән мул табын артында хәзрәтләр нәсыйхәтләрен тыңлап, кунак булдылар. Буа мөхтәсибәте чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен белдерә. Сабыйлар - безнең киләчәгебез, динебезне өйрәнүләре дәвамлы булсын!