Буа мөхтәсибәтенең эшчәнлеген күрсәтеп килүче айлык видео-отчет журналларның саны унбишкә тулды. Һәр видеоязма Буа мөхтәсибәтенең ютуб каналында урнаштырылып бара. Аларда Буа шәһәрендә һәм район авылларында мөселманнар өчен уздырылган дини чараларны, мәдрәсә эшчәнлеген күрергә мөмкин. "Эшебезгә бәя биреп, видеоязмалар астына үзегезнең фикерләрегезне дә калдырыгыз! Алга таба видеожурналлар чыгару ниятебез бар. Әлеге эшчәнлекнең сыйфатын яхшырту максаты белән, сездән, хөрмәтле буалылар, тәкъдимнәр көтеп калабыз!", - дип мөрәҗәгать итә Буа мөхтәсибәте вәкилләре.
Видеожурналга сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=bof1AUzkS7A