Яр Чаллының Сидоровка бистәсендә урнашкан “Ихлас” мәчете вәкилләре шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге 2-нче гимназиясенең 6 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Очрашу барышында хәзрәтләр балаларга әти-әниләр һәм, гомумән, башка кешеләр белән мөнәсәбәт нинди булырга тиеш икәнлеген сөйләде.
“Ихлас” мәчете әлеге очрашуны оештыруга ярдәм күрсәткән һәм укучыларның рухи тәрбиясен кайгырткан сыйныф җитәкчесе Рушания ханымга олы рәхмәтләрен белдерә.