Чаллыда балалар арасында намаз уку бәйгесе үтте
29 апрель 2019 ел 14:09
"Намазның ачкычы тәһарәт. Ә җәннәт ачкычы намаз" ,- диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи вә ссәләм) үзенең бер хәдисендә. Икенче бер риваятьтә исә балаларны 7 яшьтән намазга өйрәтергә кушылган. Шушы хәдисләрне истә тотып, 28 апрель көнне Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Катнашучыларны теркәү иртәнге 8:00, ә бәйге 9:00 сәгатьтә башланды. Ул 3 номинациядә: мәктәпкәчә һәм 1-2 сыйныф укучылары, 3-4 һәм 5-6 сыйныф укучылары арасында барды. Намаз кагыйдәләре буенча белемнәрен кызлар һәм малайлар аерым залларда күрсәттеләр. Бәйгедә якынча 30 бала катнашты. Чара азагында беренче урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Шулай ук барлык килгән балаларга да мөхтәсибәт тарафыннан шоколадлар таратылды. Бәйге күңелле һәм кызыклы рәвештә үтте.
Соңгы яңалыклар
09 апрель 2024 ел 13:39
08 апрель 2024 ел 09:34
04 март 2024 ел 19:49
29 февраль 2024 ел 18:58