Яңа Чәчкап авылында авыл мәхәлләсе белән әзерләнгән мәчет янында яңа мәдрәсә бинасында ифтар мәҗлесе булып узды. Ифтарда район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, “Камиля мәчете имам-хатыйбы Шиһапов Гомәр хәзрәт катнашты.
Табынга Илмир хәзрәт Рамазан аена кагылышлы булган вәгазьләр, нәсыйхәтләр сөйләде, рамазан ае бәрәкәтле ай икәнлеген халыкка төшендерде. Мәчет имамы Әхмәт хәзрәт килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде, “Мәдрәсә бинасын торгызган вакытта авыл халкына шундый актив, тырышып көч керткәннәрегез өчен зур рәхмәт”, – дип җиткерде. Мәхәллә халкы хәзрәткә авыл халкын иманга-исламга әйдәп баруыгыз өчен сезгә сезнең гаиләгезгә бик зур рәхмәтләр теләп калабыз диде авыл халкы.