Узган якшәмбедә, 16 июньдә, Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында матур гадәт буенча Әтрәч укулары булып узды.
Анда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков, район вәкилләре, Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Җыелучылар борынгы каберлек янында үтемле вәгазьләр, күркәм чыгышлар тыңладылар.