30 июль көнне Буа мәдрәсәсендә ир-балалар өчен Буа мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган Коръән ятлау курсларын ябу тантанасы узды. Чараны мәдрәсә мөгаллиме Габдрәүф хәзрәт Хисмәтуллин ачып җибәрде. Бәйрәмдә Буа мәдрәсәсе директоры урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов, РИУ мөгаллиме Рамазан хәзрәт Курамшин, балаларның әти-әниләре һәм шәкертләр үзләре катнашты.
Мәдрәсәдә 60-ка якын бала 20 көнлек дини курсларда укып, белемнәрен арттырдылар. Алар Татарстанның Казан, Әлмәт, Ульян, Биектау һәм башка шәһәр-авылларыннан да килгәннәр иде. Шәкертләр ике атна дәвамында Коръәни Кәримне укырга өйрәнделәр, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Буш вакытларында үзәк мәйданчыкка барып футбол, волейбол уйнадылар. Шәкертләр антага бер боз сараенда тимераякта шудылар, шулай ук бассейн, ипподром, музейга йөрделәр. Мәдрәсә пешекчеләре көн саен шәкертләрне дүрт мәртәбә кайнар ризык белән сыйлады.
Гарәпчә бер дә укый белмәгән нәни шәкертләребез дә Коръән укырга өйрәнеп, шатланып кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәрне дәвамлы кылсын!