Бу көннәрдә Югары Ослан районының Кызыл байрак авылы мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узган киокусинкай буенча Бөтенроссия турнирын ачу тантанасында катнашты. 11-нче тапкыр үткәрелгән турнирда Россия һәм Казакъстан спортчылары көч сынашты.
Әфган сугышы ветераны, хәрби очучы Тимур хәзрәт ярышларда катнашучы спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. Әлеге чараларны оештыручылар хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.