Рабигыль-әүвәл аеның 24-нче көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган ае уңаеннан, Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Мәүлид кичәсе уздырылды. Әлеге чарага өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, мәктәп балалары җыелды. Мәүлид кичәсендә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары, “Фәнис” мәдрәсәсе укытучылары, укучылары, мәчет хезмәткәрләре һәм төрле кунаклар катнашты. Кичә дәвамында хәзрәтләр һәм укытучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тарихын искә алдылар, аның тормышыннан тормышыннан вакыйгалар сөйләделәр, Рәсүлебезнең ﷺ күркәм үрнәге, әхлагы нигезендә тормыш итәргә чакырдылар.
Мәүлид бәйрәме Бөгелмә шәһәренең Сәфәр мәчетендә дә уздырылды. Мәулид ашында, шәһәр имамнары вәгазьләр сөйләделәр. Мәҗлес дәвамында Пәйгәмбәребезнең ﷺ үзенчәлекләре, аның башка пәйгәмбәрләрдән өстен сыйфатлары искә алынды һәм Рәсүлебезнең ﷺ сөннәтенә иярүенең зарурлыгы, фазыйләтләре турында да әйтелде. Мәүлид мәҗлесе Коръән уку һәм дога кылу белән тәмамланды.